Сугышта һәлак булган чирмешәнленең фотосы Ригада сакланган
Ригада (Латвиядә) яшәүче, заманында Чирмешән урта мәктәбен тәмамлаган апалы-сеңелле Капитолина һәм Антонина Роминалар үз бабаларының фоторәсемен район үзәгендәге мемориаль үзәккә бүләк иттеләр.
Бөек Ватан сугышында катнашкан Александр Николаевич Кабанов Ржев шәһәре янында һәлак булган. Күп балалы Кабановлар гаиләсеннән өч кеше фронтка алына.
Мемориаль үзәк хезмәткәрләре әйтүенчә, Александр Кабановның фоторәсеме музейда даими эшләүче “Ватан солдатлары” экспозициясенә урнаштырылачак.
Лидия Мурзина фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев