Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Сосновкадан Тимирясовлар гаиләсендә барысы да спорт белән дус

Безгә еш кына спорт чараларына йөрергә туры килә, ирексездән, анда җанатар да булып китәсең. Шулай килеп чыкты, берничә ел дәвамында мин Сосновкадан Тимирясовлар гаиләсенең уңышларын күзәттем.

Аларның гаиләсендә спорт ул – яшәү рәвеше. Тимирясовлар районның һәм республиканың спорт чараларында актив катнаша, гаилә бәйгеләрендә, шәхси ярышларда призлы урыннар яулый. Булганнан бар да була, дигәндәй, Тимирясовларның биш баласы да, физкультурадан гына түгел, башка фәннәрдән дә яхшы билгеләргә укыганнар һәм укыйлар да, район һәм республикакүләм фән олимпиадаларында сынатмаганнар, җиңүчеләр дә, призерлар да булганнар. Алай гына да түгел, аларга иҗат та якын: “Йолдызлык” һәм “Без бергә” фестивальләрендә катнашып, беренче дәрәҗә Дипломнар белән бүләкләнгәннәр.

 

Әти-әни үрнәгендә

Гаилә башлыгы Андриян Алексеевич Ульяновка мәктәбе директоры, тренер, физкультура укытучысы, шулай ук үз балаларының остазы. Ул мәктәптә укыганда ук физкультура дәресләренә өстенлек биргән.

–Бездә физкультура укытучысы Николай Павлович Статин иде, мөгаен, аның эзләре буенча киткәнмен. Табиб булырга теләгән идем дә... Ул вакытта Ульяновка мәктәбе урта мәктәп түгел иде, күрше авылга йөрисем килмәде. Абый, ул да спортчы, физкультураны сайларга киңәш итте. Әлмәт физкультура техникумының гимнастика бүлеген тәмамладым. Армиядән соң югары белем алдым. Армиягә кадәр Светлогорск мәктәбендә эшләдем, аннан соң, 1987 елда Ульяновка мәктәбенә урнаштым, – диде инде тугыз ел Ульяновка мәктәбен җитәкләгән һәм “Иң яхшы укытучы” республика бәйгесенең җиңүчесе Андриян Тимирясов.

Ульяновка мәктәбе командасы район ярышларына һәрвакыт иң ишле команда белән килә һәм призлы урыннарның күбесен алар яулый. Андриян Алексеевич мәктәптә спортны үстерүгә зур игътибар бирә. Аның күп кенә укучылары, яраткан тренерлары үрнәгендә, тормышларын спорт белән бәйләгәннәр. Ул үзе дә ярышларда актив катнаша, безнең директорлар командасы республикада волейбол буенча беренче урын алган.

–Алай да сезнең яраткан спорт төрегез?

–Барлык малайлар кебек үк, без дә иртәдән кичкә кадәр футбол уйнадык, чаңгыда йөгердек, җиңел атлетика белән мавыктык, – дип җавап бирде 40 елга якын стажы булган укытучы.

Йорт хуҗабикәсе Надежда Дмитриевна да ярышларга йөри. Ул ире һәм балалары өчен җан ата, кайвакыт үзе дә  катнаша. Бу кечкенә гәүдәле, зифа буйлы хатынның биш бала анасы икәнлегенә ышанып та булмый.

–Бездә барысы да спортчы. Миңа, нигездә, балаларны озатып, ярышлардан каршы алырга туры килә, әлбәттә, алар медаль белән кайтканда бик күңелле, – ди Надежда Дмитриевна.

33 ел элек барлыкка килгән Тимирясовлар гаиләсе турында сөйләгәндә, “Алма алмагачтан ерак төшми” дигән мәкаль искә төшә. Әти-әниләре балаларында кечкенәдән үк спортка уңай караш тәрбияли алганнар. Аның файдалы булуын үз үрнәкләрендә күрсәткәннәр һәм бүген балалары белән горурланып, аларның уңышлары турында сөйләделәр.

Юлия

Тимирясовларның олы кызлары Юля бүген үзе педагог һәм тренер. Идел буе спорт һәм туризм академиясен кызыл диплом белән тәмамлагач, ул туган мәктәбенә кайта. Хәзер кияүдә, Иске Элмәледә яши, ике бала тәрбияли.

–Икенче класска Сосновкадан Ульяновка мәктәбенә киттем, ул чакта яхшы юллар да, транспорт та юк. Бер якка 5 километр араны көн саен диярлек җәяү йөрдек, кыш көне чаңгы белән бара идек, – дип сөйләде Юля. –Ярышларда икенче сыйныфтан ук катнаша башладым. Дөресен генә әйткәндә, мәктәпне тәмамлаганда, спортны сайлармын дип уйламадым, соңгы минутта хәл иттем дә, спорт академиясенә документларны тапшырдым. Моңа бер дә үкенмим, балалар белән эшләү ошый. Уңышлары илһамландырып җибәрә һәм тагын да яхшыга омтыласы килә. Үзем дә, хәзер декрет ялында булуга карамастан, спорт белән шөгыльләнәм, ярышларда катнашам. Спорт тормышыбызда зур урын алып тора. Безнең начар гадәтләргә вакытыбыз булмады. Мәктәптән кайта идек тә, кире мәктәпкә түгәрәкләргә китә идек.

–Юля, ә сез медальләрегезне санаганыгыз бармы?

–Юк, аларны беркайчан да санамадым, ләкин йөздән артык, – диде ул.

Анна

Аня да 7 яшендә чаңгыга баса. Беренче тапкыр ул 2003 елда “Өч нарат” ярышларында призлы икенче урынны яулый, бары тик апасы Юлядан гына калыша.

Сүз уңаеннан, әлеге ярышлар Андриан Алексеевич инициативасы белән үткәрелә. Ел саен, 8 мартта, Сосновкага чаңгы ярышларын яратучылар җыела, кайвакыт 150дән күбрәк катнашучы була, Самара, Казан, Тольятти, Чистай шәһәрләреннән, күрше өлкәләрдән киләләр.

–Башта ярышларда артта калып килгән чаклар да булды. Шуңа күрә кыш көне мәктәпкә автобуста йөрми башладым, чаңгы белән бара идем, даими шөгыльләндем, – дип искә алды Аня. –Район ярышларында призлы урыннар ала башладым, һәр старт алдыннан бик нык дулкынлана идем. Медальләр копилкасында алтыннары күренә башлады. Апа укыган спорт академиясенә укырга кердем. Хәзер массажист булып эшлим, әмма спорт белән шөгыльләнүне дәвам итәм, җәй көне йөгерергә чыгам, кышын чаңгыда, бассейнга йөрим, ниһаять, йөзәргә өйрәндем. Мин әти-әниләргә спортка мәхәббәт тәрбияләгәннәре өчен бик рәхмәтле.

Максим

Тимирясовларның уллары Максим да, апалары кебек үк, чаңгы узышларында һәм җиңел атлетика буенча район ярышларында һәрвакыт призлы урыннар яулый. Әмма тәүге медален ул көрәш буенча район ярышларында ала.

Ул да мәктәпне алтын медальгә, магистратураны кызыл диплом белән тәмамлаган.

–Эшлим, ләкин спортны ташламыйм, – ди бүген Мәскәүдә яшәүче Максим.

Аның хатыны Дарья да шулай ук спортчылар гаиләсеннән. Җиңел атлетика, чаңгы ярышлары, футбол, баскетбол буенча күп тапкырлар район чемпионы.

Варвара

–Спортның буш сүз түгеллеген, тормышымның һәм гаиләмнең бер өлеше икәнлеген балачактан ук аңладым, – диде Варвара. – Минем тренерлар әти, апалар һәм абый булды.

Мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, Казан (Идел буе) федераль университетына укырга керә.

–Студентлык тормышымда спорт мөһим урын алып тора. Саф һавада күнегүләр һәм йөгерү өчен вакыт табам, – дип сөйләде Варя.

Николай

Тимирясовларның 10 нчы сыйныфны тәмамлаган  кече уллары да апаларыннан һәм абыйларыннан калышмый. Өч яшендә чаңгыга баса һәм ярышларда катнаша. Бүген үк ул күп санлы уңышлары белән горурлана ала.

–Коля, синең яраткан дәресең физкультура булуы аңлашыла. Тагын нинди фәннәр ошый?

–Физика, математика, география. 11 нче сыйныфтан соң Энергетика институтына укырга керергә җыенам, – диде ул.

Чын ир-ат үз гомерендә өч бурыч үтәргә тиеш  дигән гыйбарәне күпләрнең ишеткәне бар: йорт салырга, агач утыртырга һәм ул үстерергә. Бүген Тимирясовлар барлык уңайлыклары булган ике катлы заманча йортта яшиләр. Ул бик матур урында урнашкан һәм бәйрәмнәргә балалар бик теләп әти-әниләре янына җыелалар.

–Мин авылымның патриоты һәм балаларымның барысы да монда яшәсәләр, бик шат булыр идем, – ди Андриан Алексеевич.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев