Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Сосновкада яшәүче яшь гаилә яңа өйләрен бөтен шартларына китереп төзи

Аларның өйләренә керүгә җылы идәнгә аяк басасың. Кухняда, бүлмәләрдә, хәтта гаражларында да идәннәрне җылытыла торган иткәннәр.

-Безнең өй стеналары да үзенчәлекле, -ди Андрей Ярхунин. – Тышкы стенаны күтәрергә мең ярым данә кулланылган теплоблоклар тышта салкын вакытта да җылы бирә, ә җәй эссесендә бүлмәләрдә җиләс, рәхәт була. Эчке яктагы керамзит блоклар да , алар да мең ярым алынды, җылы тота.

Блокларны өйгәндә цементны күп кушмаганнар, күбеккә өстенлек биргәннәр. Проектына килгәндә, ике катлы, ике балконлы мәһабәт өй “көньяк вариант” буенча салынган. Андрей Петрович хәрби хезмәтне җылы якта, Ингушетиядә үткән икән.

-Стеналарны инде мәрхүм оста Валентин Осипов өеп бирде, мин аңа булышып тордым. Ике кат стеналарны да икәү күтәрдек,- ди Андрей Ярхунин. – Бригада чакырсаң тагын күпме акча түлисе. Шуңа күрә мин, нәрсәдер эшлисе булса, интернетка керәм дә, барын да җентекләп өйрәнәм. Андагы киңәшләрне истә тотып, инструментлар, материал белән алар кушканча эшлим. Әнә икенче катта стенаны оста яллап штукатурладык. Карап-карап тордым да, ник әле мин әйтәм, үземә тотынып карамаска. Башладым, шикләнмәдем, беренче катны тәки тигезләдем. Яшьрәк чакта төзелешләрдә катнаштым дия алмыйм, осталыкка өй салып өйрәндем, кулларны шомарттым.

Ярхуниннарда бүлмәдән бүлмәгә күчкәндә бусага аша атлыйсы түгел, идәннәрне тигез, бер биеклектә ясаганнар.

Андрей икенче катка алып менүче матур баскычны да үзе җыеп куйган. Кирәк детальләрен шәһәрләрдән алып кайткан. Төзелеш материалларын күбрәк Самарада таба, ул шәһәрне яхшырак белә икән.

Шул ягы да яхшы, хәзер Чирмешәндә дә ишек-тәрәзәләргә заказ биреп була, кибетләрдә вак-төяк материалларны тиз таба аласың.

Андрей Петровичның төп ярдәмчесе, киңәшчесе – хатыны Кристина Юрьевна. Мәктәптә эшли ул, өй төзи-төзи бу өлкәдә шулай ук шактый тәҗрибә туплаган. Бергәләп, кухняларында түшәм, гараж каршында өскорма ясаганнар.

Бу көннәрдә нефтьче Андрей Ярхунин тагын бер объектта эш башлаган – капкадан гаражга керү юлын бетонларга аслык ясый. Бушагач, беседка бастырмакчылар, аның нигезе бар да. Бакча эшләре беткәч, өйләренең икенче катында бүлмәләрне матурларга уйлыйлар.

-Барын да берьюлы башкару кыен, -ди Андрей. – Барына да акча кирәк. Ярый әле без, яшь гаилә буларак, торак төзүгә субсидия алу өчен чиратка басып, озаграк көтсәк тә, 979 мең сум акчалы булдык. Җитмәсә дә, төзелешне башларга ярады ул, дәүләт биргән средстволар.

Җиләк су ярата

Сосновкага алар йорты янәшәсеннән, мондагы пөхтәлеккә сокланып, хуҗаларның уңганлыгына инанып керәсең. Әлеге кырый йортның бер як коймалары буенда рәт-рәт көнбагыш бик биек булып үскән, зәңгәр чыршыга да урын килешкән. Ә көнбагыш янәшәсендә тагын да гаҗәпләнерлек – бер мең ярым төп бакча җиләге тамыр җибәргән.

Җиләкләрне утырту, махсус пленка алу, суүткәргеч сузу өчен 50 мең сум чамасы акча тотканнар.

-Бу чыгымнар бер елда капланды дип була, - ди Кристина. – Монда быел июнь башыннан бирле уңыш җыябыз. Әле дә көн саен чиләк-чиләк ярым кып-кызыл җиләк өлгерә. Аларны урнаштыру проблемасы юк. Әнә, күрәсез, түтәлләрдә әле тагын күпме чәчәк. Кар яуганчы уңыш җыярга өметләнәбез.

Җиләкләр төбенә су тамчылап, торбалар буйлап килә. Гап-гади су. Ниндидер ашламалар кулланмыйлар. Яңартырга кирәк, билгеле, җиләкләрне. Мәйданнарын киңәйтергә дә исәпләп торалар.

Җиләкләр җирен капларга алынган махсус пленка, сак куллансаң, 7 елга җитә икән. Бакчачылар җиләкләрен, туңмасыннар өчен, кар белән томаларга да иренмиләр.

Язын 10 чиләк утыртып, Ярхуниннар 100 чиләк тирәсе бәрәңге дә җыеп алганнар. Уңа бу яшелчә, чөнки җирдә чүп үстермиләр, машина-машина тирес кертәләр. Җирләрен эшкәртергә Андрей үзе камилләштереп ясаган кечкенә тракторлары участок башында гына.

Җиләк үстерергә дә интернет өйрәтә аларны.

Ярхуниннарның ремонтант сортлы бакча җиләге сезонга әллә ничә тапкыр, яхшы уңыш белән сөендерә, шуңа күрә сабаклары берничә елда көчсезләнә, җиләкләр вагая. Димәк, участокларны гел яңартырга туры килә.

Күрше Самара өлкәсенең Челно-Вершина районында туып үскән Андрей Ярхунин элек монда туганнарына гына килеп йөрсә, хәзер Сосновканың үз кешесенә әверелгән. Үзе кебек тырыш, максатчан хатыны Кристина белән 13 ел тату гомер итәләр. Уллары Серафимга үрнәк әти-әни алар. Хәер, беренче сыйныфта укучы Серафим үзе дә булдыклы – дәресләрен үзе, мөстәкыйль әзерли, бик тәртипле, диделәр.

Кадыйр Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев