Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Соңгы күрешү

Бөек Ватан сугышының афәте кагылмаган бер йорт та, бер гаилә дә калмагандыр, мөгаен. Минем әнием Саимәнең дә бала чагы авыр сугыш һәм сугыш арты елларына туры килә. Әтисен - Вәгыйз бабайны сугышның беренче көннәреннән үк фронтка алалар. Әби өч бала белән кала, өлкәненә, әнигә - җиде яшь, төпчегенә - алты...

Бөек Ватан сугышының афәте кагылмаган бер йорт та, бер гаилә дә калмагандыр, мөгаен. Минем әнием Саимәнең дә бала чагы авыр сугыш һәм сугыш арты елларына туры килә. Әтисен - Вәгыйз бабайны сугышның беренче көннәреннән үк фронтка алалар. Әби өч бала белән кала, өлкәненә, әнигә - җиде яшь, төпчегенә - алты ай була.


Әни сөйләгәннәрдән: "Мин әтине Чирмешәнгә кадәр озата бардым. Хәрби комиссариат янында халык бик күп җыелган иде. Әти бик дулкынланды. Мине әле кулына күтәрде, әле җиргә бастырып, җибәрергә курыккан кебек, кулымнан тотып торды. Бүтән күрешмәячәгебезне күңеле сизгәндер кебек.

Әтинең хатлары еш килде. Әни аларны безгә дә укып, берәмтекләп җыеп барды. Ул елларны колхозның бөтен эше хатын - кызлар җилкәсенә төште. Әни дә, башка авылдашлары белән беррәттән, көне - төне эштә булды, без - балалар үзебез генә көн уздырдык.

Туйганчы ашарга булмаса да, ач яшәдек дия алмыйм. Әни бик уңган кеше иде. Сыер асрады, тула суктырды, безне ачтан тилмертмәде. Энебез Люцирга аеруча игътибарлы булды. "Ул бит ир кеше, аңа яхшырак ашарга кирәк", - дия иде. Иртән, эшкә китәр алдыннан, аңа биш бәрәңге пешереп калдыра. Без, сеңелем Асия белән, берсен бүлеп ашыйбыз да, калганнарын көн дәвамында энебезгә ашатабыз. Кич җиткәч, ут кабызырга да ярамый. Сукыр лампа булса да, ут күренмәскә тиеш. Немец самолетлары бомбалар ташларга мөмкин, дип кисәтәләр иде. Әниләрнең хәрби өйрәнүләргә йөрүләре дә хәтеремдә. Авыл хатын - кызлары җыелышып, окоплар казыйлар, гранаталар ыргытырга өйрәнәләр. Сугыш елларында авылда соранып йөрүчеләр, хәерчеләр дә еш күренде. Авылдашлар арасында да ачлыктан интегүчеләр, шешенүчеләр булды.

1942нче ел безнең гаиләгә дә зур кайгы - хәсрәт китерде, әтинең һәлак булуы турында хәбәр килде.

Сеңелем Асия кечкенәдән үк матур җырлады. Каян ишетеп алгандыр, ул еш кына:
"Әтикәем, син кайда,
Әллә мендеңме айга?
Йөгереп барып карадым,
Айда да юк, син кайда?",- дип җырлый, ә әни шул сүзләрне ишетеп елый иде".

Саимә Шәрифуллина.
Гөлсирә
Шәрифуллина

язып алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән Бөек Ватан сугышының афәте