Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Сидоровлар гаиләсе Казаннан Дипломнар белән кайтты

Чирмешәннән Гөлнәзирә һәм Сергей Сидоровлар гаиләсе, «Нечкәбил» XX Республика ана һәм гаилә матурлыгы бәйгесе кысаларында Казанда узган, “Туган ил гаиләдән башлана” республика фестивалендә уңышлы чыгыш ясаган.

Якташларыбыз быел «Нечкәбил» XX Республика ана һәм гаилә матурлыгы бәйгесендә катнашалар. Алар инде сайлап алу һәм зона этапларын узып, өченче турга барып җиттеләр. Фестивальдә 25 гаилә көч сынашкан. Алар 5 минутлык программа күрсәтергә тиеш булганнар. Сидоровлар гаиләсенең “Ишегалдында – игелек бәйрәме”ндә шулай ук Шәфыйковлар, Мортазиннар һәм Кәримовлар гаиләләре дә катнашкан, ә сценариен район мәдәният йорты хезмәткәре Әлфия Закирова язган.

Сүз уңаеннан, Сидоровлар ике кыз: Диана белән Виктория, үстерәләр, Сергей – җылылык челтәрләре операторы, Гөлнәзирә – район үзәк больницасында шәфкать туташы булып эшли.

Якташларыбыз “Гаилә һәм җәмгыять” номинациясендә лауреат Дипломы белән бүләкләнгәннәр һәм кулинар бәйгедә җиңү яулаганнар. Гаилә башлыгы Сергей Сидоровка республиканың “Әтиләр берләшмәсе” җәмгыятеннән Рәхмәт хаты тапшырганнар.

Бәйгенең нәтиҗәләре ике атнадан билгеле була. Конкурс кысаларында «Ел гаиләсе» X Бөтенроссия конкурсының сайлап алу этабы да уза, республикада җиңү яулаган гаилә Мәскәүгә барачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев