Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Шәһәрдән – авылга

Яңа уку елында Иске Котыш урта мәктәбенә яшь белгеч эшкә килгән. Шәһәр кызы Майя Хайсанова - укытучы - рәссам. Ул Казан дәүләт педагогика университетының рәсем сәнгате һәм дизайн факультетын тәмамлап, Казан шәһәрендә мәктәптә укучыларга рәсем дәресләре бирә. Язмыш җилләре шәһәр кызын Иске Котыш авылына китергән. Ул биредә рәсем һәм технология...

Яңа уку елында Иске Котыш урта мәктәбенә яшь белгеч эшкә килгән. Шәһәр кызы Майя Хайсанова - укытучы - рәссам.


Ул Казан дәүләт педагогика университетының рәсем сәнгате һәм дизайн факультетын тәмамлап, Казан шәһәрендә мәктәптә укучыларга рәсем дәресләре бирә.

Язмыш җилләре шәһәр кызын Иске Котыш авылына китергән. Ул биредә рәсем һәм технология дәресләре укыта, педагог - оештыручы вазифасын да башкара.

- Мин авыл тормышына һәм балаларга бик тиз ияләштем. Эшемне бик яратам, миңа калса, авыл балалары сәләтлерәк тә кебек, алар тиз отып алалар һәм тырышлар. Өйрәтүче булып, ешрак шөгыльләнсәң, һәркем рәсем ясый ала, - ди Майя Евгеньевна.

Без барганда ул укучыларга портрет ясау серләрен өйрәтә иде. Дөрестән дә, шундый үтемле итеп аңлата, күрсәтә, ирексездән үземдә дә рәсем ясап карау теләге туды. Майя Хайсанова буш вакытында үзе дә портретлар, табигать күренешләре ясарга ярата. Дәрестә дә күргәзмә материал буларак үз эшләрен куллана.

Кадрия Габбасова.
Иске Котыш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иске Котыш