Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Шешминкада яшәүче Екатерина Зубова: Җырлаган кешегә шикләнеп карамасыннар

Татарстанда туган телләр елында нәкъ менә рус кешесе белән сөйләшеп аласым килде. Әлеге милләт вәкилләре үз телләре, башка милләтләр хакында ни уйлый икән? Өстәвенә, бер якташыбыз редакциягә юллаган хатында рус теле  проблемаларын күтәргән.

Шунлыктан, илебезнең төп һәм иң күп халкын тәшкил иткән милләтнең райондагы бер вәкиле белән сөйләшүебез бәлки укучыларга да кызыклы булыр.  Әңгәмәдәшем -  Шешминка мәктәбендә 40 еллап рус теле укыткан, 82 яшьлек Екатерина Семеновна Зубова. Алты бала әнисе, оныклар әбисе. Һәрвакыт ачык йөзле, тәмләп сөйләшергә яратучы, тик тормаучы актив хезмәт ветераны ул. Быел да бакчасында матур чәчәкләр үстергән. Шулар арасында куелган беседкада фикер алыштык.

-Екатерина Семеновна, сез тумышыгыз белән дә Шешминкаданмы?

-Мин Шентала районының Ясная Поляна авылында туганмын.

-Ясная Полянаны чуваш авылы дип беләм.

-Анда чувашлар да, руслар да яши. Минем әти рус иде. Әнием Мария Антоновна мордва милләтеннән, Мордва Афонькәсеннән. Әти яшь чагында безнең яктагы урманга печән чабарга килгән, умарталыктагы коедан су эчкәндә әни белән танышканнар. Әни озакламый аңа кияүгә чыккан. Әти Семен Павлович балыкчы, аучы булган. 1941 елда аны сугышка алдылар, аннан хәбәрсез югалды.

- Әтиегезне хәтерлисезме, сез ул вакытта бала гына бит?

-1939 елда туганмын. Әтине озатырга Шенталага барганыбыз хәтердә. Әти мине күтәргән генә иде, поезд кузгалды, мине әнигә тоттырды да, үзе вагонга утырып китте. Әни әтине бик ярата иде, кияүгә алырга килүчеләр булды – чыкмады, әтине көтте, - дип яшьләрен сөртте әңгәмәдәшем. –Әни бик матур җырлый иде, кайбер җыр сүзләре һаман хәтердә калган.

На муромской дороге

Стояли три сосны.

Прощается со мной милый 

До будущей весны.

яки

Среди долины ровные,

У гладкой высоты

Стоит, растет высокий дуб

Могучей красоты.

1941 елда сеңелем Зина туды. Әти югалгач, әни Ясная Полянадагы йортны саткандыр инде, без, сыер җигеп, анда булган кирәк-яракны арбага төяп, Мордва Афонькәсенә күчендек. Бабай безгә бик кечкенә генә ызба - избушка салып бирде. Шулай итеп Мордва Афонькәсендә яши башладык. Ул вакытта  мәктәптә директор - Анастасия Романовна Бочарева, тарих укыта иде. Тел укытучысы булмаса да, рус теле һәм әдәбиятына мәхәббәтне ул уятты. Анастасия Романовна дәрестә ни дә булса сөйли башлый да, иң кызык кына җирендә туктап кала. Без, тагын сөйләгез, дисәк: “Менә хәзер китапханәгә барыгыз да, шушы китапны алып өйдә укып бетерегез”, – дия иде. Без чынлап та, дәресләрдән соң китапханәгә йөгерә, күп укый идек.

-Мәктәптә мордва теле дә укытыла идеме?

-Мордва телен өйрәндем, дөрес, ул миңа авыррак бирелде. Шешминкада укуымны дәвам иттем, анда Раиса Алексеевна Козлова  рус теленә мәхәббәт тәрбияләде. Мин мәктәпне тәмамлап, үзем дә әүвәл башлангыч сыйныфлар укытучысы булдым, аннан соң Казандагы педагогия институтында  укырга кердем. Шешминка мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыттым.

-Белгеч буларак, сезне рус теле белән бәйле нинди проблемалар борчый?

-Беренчедән, ямьсез сүгенү, кайберәүләр олы  дими, кече дими, нык сүгенеп сөйләшәләр. Бу хәтта нормага әйләнеп бара. Әни сүзен кыстырып сүгенү бөтенләй инде, югыйсә, Әни – олы, изге сүз бит: Ватан - Ана, үз әниең, Богиня – Мать. Сүгенеп сөйләшүдән тыелу кирәк. Аннан соң,  яшьләребезнең теле ярлылана бара,  китап уку юк, телефонга, компьютерга текәлеп утырып  кына сүзлек запасы ничек баесын инде?!

-Екатерина Семеновна, авылыгызда, күршегездә буш, кеше яшәми торган йортлар байтак.

-Бу – фаҗига. Авылда кеше саны кими, яшьләр юк дәрәҗәсендә. Элек, без эшләгәндә, мәктәптә 500ләп укучы белем ала иде, хәзер 50гә якын гына. Авыл милләтнең телен, гореф-гадәтен, йолаларын саклый торган урын. Ходай яшәр өчен кешегә барын да бирә, без аларны кулланмыйбыз, тырышмыйбыз гына, менә авылда күпме чәчелмәгән, чүп үсеп ятучы бакчалар бар, гаҗәп инде.

-Бүген сезгә килүемчә Мордва Афонькәсенә кереп чыктым. Әниегезнең туган авылында да хәл бик шәп түгел. Ялгышмасам, анда мәктәпкәчә яшьтәге бер бала да юк. Районда мордва телендә белем биргән менә дигән, өр-яңа мәктәп 2011 елдан ук ябык.

-Бик аяныч хәл. Элек хәтерлим, анда язны озату бәйрәме  “Балтай” үткәрәләр иде, халык күп җыелды. Бәйрәмчә киенгән авылдашлар,  кунаклар ике рәткә тезелеп авыл буенча узалар: бөрмәле (сборчатый) итәкләрдән, ап-ак оекбашлардан, ялтырап торган галошлардан. Чит авыллардан да, Мордва Кармалкасыннан, әйтик,  кунаклар килә иде. Авылның гөрләп торган чаклары да бар иде.

-Сез мордва мәдәниятен дә яхшы беләсез икән.  Аларның нинди ризыкларын яратасыз?

- Чапамо ловсо – бу  әче сөт, татарлардагы катык сыман. Аны ясау өчен  сөтне, өсте көрәнләнгәнчегә кадәр,  томить итәргә куясы, суытырга, оеткы салырга һәм  бутап җылы урынга куярга, оеганчыга кадәр тотарга кирәк. Курникны үзегез дә беләсез инде. Мордвалар “паза” эчемлеген тәмле ясый, ипи  һәм шикәр белән – квас инде ул.

-Мордва телен онытмадыгызмы әле?

-Ул әнием теле. Беләм, иркенләп сөйләшәм, җырларын да яратам. Гомумән, безнең авылда Валерий Яблонский яшәгәндә, концертларыбыз программасына татар, мордва,  чуваш, рус җырларын кертә идек. “Петра леляй, ковякить?” (Петра дәдәй, кая бардың?”) мордва җырын яратып җырлый идек. Гомумән, бер-береңнең җырларын, телен белү, хөрмәт итү халыкларны берләштерә бит ул.

-Бер-ике сүз белән әйткәндә, сезнеңчә, бездә милләтләр нинди?

-Һәр халыкның яхшысы да, начары да бар. Әмма барыбер уртак сыйфатлары күзгә ташлана. Чувашлар бик уңган, телләре матур, яңгырашлы. Мордвалар – русча әйткәндә, миролюбивый, дружелюбный халык.

-Татарлар  хәйләкәрдер инде? – дип елмаям.

-Юк, шулай ук уңганнар, булдыклылар. Безнең мәктәпкә Чумачка балалары килеп укыйлар иде. Алар үз авылларында ана телләрендә белем алсалар, безнең мәктәпкә килгәч,  бер ел эчендә рус телен дә бик тырышып, максат куеп үзләштерәләр иде. Араларыннан “зур кешеләр” күп чыкты. Бераз үзем дә татарча “Чәй эчәргә”, “Рәхмәт”, “Исәнмесез”, “Сау булыгыз” дигән иң кирәкле сүзләрне беләм, татар танышларым, дусларым янында кулланам.

-Рус дигәннән, шәхсән, миңа руслар гадилекләре белән якын, аларда хәйләкәрлек юк.

-Әйтәм бит, безнең халыкта да төрлесе бар инде, әмма, гомумән,  рус халкы - яхшы халык.

-Милләтне дин дә саклый. Сез авылдагы тарихи  храмны тергезү эшләрен башлап, оештырып йөргән кеше.

-Әйе, күпләр, авылдашлар, читтән күп булыштылар бу изге эштә. Башка дин вәкилләреннән дә ярдәм булды. Дөрес, әүвәл бу эшкә алынуга шикләнеп,  хәтта көлеп кенә караучылар та табылды. Әмма бүген чиркәвебез эшли, аның төзелүенә быел 200 ел була. Димитрий Солунский исемен йөртә ул. “Намоленная церковь”ка керсәң сихәтләнеп чыгасың,  чирләбрәк киткән буласың, анда кереп чыкканнан соң сырхауларың чигенә.

 -Сез җырларга яратасыз.

-Җыр – халык күңеле, җырлап яшәргә кирәк. Элек җырлау еш иде. Хәзер җырлап җибәрсәң, бу бераз “чирткән” ахры, дип кырын карарга мөмкиннәр. Җыр күңелне дәвалый. Җырлар өчен “обязательно” исерек булу  кирәкми. Рус халкында җырлар күп, мәхәббәт турында, дуслык турында. “Ой, рябина кудрявая”, әйтик.

-Туган телләр хакында ни уйлыйсыз?

-Ана телен, әлбәттә, белергә кирәк. Ата-баба теле һәркемгә кадерле. Шулай ук рус телен дә өйрәнү мөһим. Ул  дәүләт, милләтара аралашу теле. Ни генә булса да, мин рус теленең киләчәге бар дип уйлыйм, югалмас ул.

-Екатерина Семеновна, быел көзгә халык санын алу була.

-Әйе, беләм, мин үз милләтемне  рус дип горурланып яздырачакмын. Әтием Ватан өчен гомерен биргән. Әлбәттә инде, мордва тамырларымны онытмыйм, телен, йолаларын хөрмәт итеп, моның белән дә горурланып яшим. Сан алу нәтиҗәләре кызык инде. Бу кирәк, безнең өчен дә, киләчәк буыннар өчен дә.

Екатерина Зубовадан русча студень (койка, холодец) рецепты: Сыер, дуңгыз һәм тавык ите (канатлары, аяклары, муены, эче-башы да ярый) кирәк була. Студеньны бер төрле иттән дә  ясыйлар. Әмма, практика күрсәткәнчә, төрле иттән ясалган холодец тәмлерәк була, мин шулай дип таптым.

Иң әүвәл  итне салкын суга салабыз, бер килограмм иткә литр ярым су исәбеннән, 4-5 сәгать кайнатабыз, күбеген җыеп алабыз. Тавык итен, йомшаграк итне, сәгать ярымга соңрак салабыз. Кайнатуны тәмамлар алдыннан сәгать ярым кала, эре кишер кисәкләре, суган, дәфнә (лавр) яфрагы, борчаклы борыч, петрушка салабыз. Аннан соң  итне алабаз, бик җентекләп сөякләреннән арындырабыз һәм  вак итеп турыйбыз. Шулпаны сөзәбез һәм анда ваклаган итебезне салабыз, бераз желатин да ярый. Тагын бераз кайнатып алабыз, вак итеп туралган сарымсак салабыз, итле шулпаны кечкенә савытларга бүлеп чыгабыз һәм, катсын өчен, салкын урынга куябыз. Русларда студеньны, гадәттә,  керән (хрен) һәм горчица белән бирәләр.

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев