Шешминкалы Николай Самойловка 90 яшь тулды
Юбилярга иң хак, гадел бәяне мөгаен, аның белән 58 ел аңлашып яшәгән хатыны Клавдия Андреевна биргәндер.
- Беркайчан авыр сүз әйтмәде, кыерсытмады, рәхмәт, авыр чакта булышырга ашыкты. Минем Николаем – алтын кеше, - диде ул бүген аларга җыелган кунаклар алдында. – Элек, ул бит гомер буе тракторда эшләде, мин дә колхоз эшендә булдым, күрешми дә идек диярлек, ә хәзер, кара-каршы утырып, көнгә әллә ничә тапкыр тәмле чәй эчәбез, бер-беребездән башка тора алмыйбыз. Якын кешемә хөрмәтегез, котлауларыгыз өчен зур рәхмәт.
Бу сүзләрне ул ихластан, күңеле тулып әйтте. Күзләреннән шатлыклы күз яшьләре тәгәрәве үк шуны дәлилли кебек.
Инде 90 яшен билгеләү үтүче Николай Ивановичны күршесе, элеккеге колхоз рәисе Анатолий Супонинский да мактап кына телгә алды: - Ул гел алдынгы иде, эчмәде, тартмады, эшләде дә, эшләде генә. Гаиләсе дә авылда үрнәк.
Николай Самойловның яхшы эшләвен аның бүләкләре дә раслый. Уңган механизатор 1966 елда Хезмәт Кызыл Байрагы ордены иясе була, 1972 елда ИЖ-Юпитер-3 мотоциклы белән бүләкләнә. Колхоз квартира биргән.
- Бабайның ул мотоциклын бүген дә кабызып юлга чыгарлык, - ди оныгы Дмитрий. – Хәзер инде машинабыз да бар.
Юбилярның үзләре белән яшәүче кызлары Нина Николаевнаның әти-әнисенә хөрмәтен туй өстәле кебек бизәлгән мул өстәлгә карап та тоемлыйсың.
- Юбилейга тәм-томны кызым әзерләде, төн йокламады инде, - ди әнисе Клавдия. – Эше дә бар бит әле, озак еллар авыл кибетендә сата. Маллар да тотабыз.
Юбиляр Николай Иванович Самойловны район башлыгы Рамил Айбатов та игътибарсыз калдырмаган, аның бүләкләрен, котлавын урынбасары Надежда Гомәрова ирештерде. Районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рушания Әхмәдуллина, Шешминка авыл җирлеге башлыгы Андрей Сидоров та якташыбызга изге теләкләрен әйттеләр, бүләкләр тапшырдылар. Тирә-күрше, дус-иш тә мәҗлесне нык күтәрештеләр. Бәйрәм юбилей табыны артында узды.
Ирнең бәхете – хатыннан уңу. Бу яктан Николай Иванович откан – Клавдиясе ипле, булдыклы, ир хакын хаклаучы тормыш иптәше.
Колагы начаррак ишеткәч, күзләре начаррак күргәнгә, Николай Ивановичны сораулар биреп йөдәтмәдек. Алай да ул табын түрендә утырып, барын да тыңлады, күрде, әледән-әле рәхмәт әйтте.
Гади, ихлас, ачык, кунакчыл кешеләр Самойловлар. Нык, күркәм гаилә.
- Яшьли ятим үстек. Әни бөтен эшкә өйрәтте. Беркайчан да сыерсыз тормадык. Николайга тормышка чыккач та гел сыер, башка маллар да асрадык. Әле дә, кызым бушамаганда, сыер савам, - ди Клавдия Андреевна.
- Әйе, әнидән башка булмый, - ди кызы Нина. – Бәрәңге алганда да ул иң беренче. Быел да нык булышты.
Бу урында тагын бер күңелле хәбәр: Клавдия Андреевнага 79 яшь тулды. Бүген, ягъни иренең юбилееннан соң бер көн үткәч. Димәк матур теләкләр, котлаулар дәвам итәр.
Кадыйр Гомәров фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев