Шешминкадан Наталья Кудряшова: Бер картинага бер айлап вакыт кирәк
Хәзерге интернет заманында яңа шөгыльгә өйрәнү өчен мөмкинлек зур. Вакыт табып карыйсың, өйрәнәсең һәм - менә сиңа хобби.
Шешминка авылында яшәүче 71 яшьлек Наталья Кудряшова тик утыра торган кеше түгел. Аяклары авыртса да, бакча тутырып чәчәк үстерә, буш вакытларында рәсем ясарга утыра.
-Әүвәл алмаз мозаикасы белән шөгыльләнә башладым. Вак ташлар белән берничә картина да ясадым, - ди оста. – Ләкин алмаз картиналар ясау минем күңелемә ятмады. Минемчә, анда иҗатка урын юк, схема буенча пинцет ярдәмендә ташлар урнаштырасың. Аннан соң оныгым цифрлаштырылган картиналарны буярга тәкъдим итте, менә шулай вакыт уздыру миңа ошады. Укырга, кроссвордлар чишәргә дә яратам, әмма картиналар ясау беренче урынга чыкты. Мин бик иртә торам, аерым эшем юк. Шуңа да көн саен диярлек кулыма кисточкалар алам, ләкин ике сәгатьтән артык утыра алмыйм. Вак эш. Ашыкмыйча гына эшлим. Төсе ошамаса, башканы кулланам. Менә бу картинада кызымның күзләре килеп чыкмый гына. Мин аны берничә тапкыр төзәттем инде, юк, һаман ошамый әле миңа.
Картиналарны аңа балалары, оныклары кайтарта икән. Бөтенләй арзан да түгел, бәясе бар. Ипләп, тәмен белеп һәм зур сабырлык белән бер картинаны ясауга бер ай чамасы вакыт кирәк икән.
-Элек тә шулай рәсем ясарга, чигәргә ярата идегезме? – дим әңгәмәдәшемә.
-Мин күбрәк китап укый идем. Кулга пумала алган кеше түгел, - диде Наталья Викторовна.
Якташыбыз инде берничә картина ясап, диварларга элгән. Араларында пейзажлар да, портретлар да бар.
Хуҗабикә үзенең матур бакчасы буйлап та экскурсия үткәрде. Мактанырлыгы бар. Рәт-рәт тезелгән гөлләр чәчәккә күмелеп утыралар. Хуҗабикә хәтта урам якка да чәчәкләр утырткан. Араларында бер чүп үләне күренми. Булганнан бар да була шул.
Марат Гомәров фотолары һәм видеосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев