Шешминкадан Ларионовлар умартачылык белән дә шөгыльләнәләр
Һәр авыл үзенең үрнәк гаилә парлары белән ямьле. 50 елдан күбрәк иңне-иңгә куеп матур яшәгән Ларионовлар да - Шешминка авылы күрке.
Алар икесе дә хезмәт кешеләре. Геннадий Иванович гомере буе диярлек Шешминка больницасында халык дәвалады, Лидия Ивановна күп еллар мәктәптә балаларга белем бирде.
Гомер көзенә пар канатлар белән җитү, балалар шатлыгын тату, оныклар сөю рәхәте - үзе олы бәхет.
Авылда гомер итүчеләрнең тормышына йортларына карап та бәя биреп була. Олы яшьтә булуларына карамастан, Ларионовларның өй тирәләре ялт итеп тора, бакчалары чәчәккә күмелгән, умарта оялары да күренеп тора, бер почмактан үрдәк бәпкәләре тавышлары килә. Мондагы вак-төяк эш көне буена җитә.
Геннадий Иванович Шешминка авылында туып үскән. Лидия Ивановна – Күтәмә авылы кызы. Укытучы һөнәрен үзләштергәч, аны Шешминка авылына эшкә җибәрәләр.
-Монда 1970 нче елда килдем. Зур авыл, зур мәктәп. Мәктәптә 500 бала укый, өчәр параллель, бер сыйныфта 34 бала иде. Ә хәзер бөтен мәктәпкә 38 бала исәпләнә, - дип искә алды тиздән 78 яшен тутыручы Лидия Ивановна.
-Ирегез белән ничек таныштыгыз? – дим аңа.
-Аны белми идем. Яңа ел алдыннан дәфтәрләр тикшерергә кирәк, эштән кайттым, өйдә салкын. Дуся апа, мин аңарда яши идем, кунакка китеп барган. Килеп керде яшь чибәр егет. Армиядән кайткан гына, әле моряк формасын да салмаган. Без бераз сөйләштек, ул чыгып китте. Шуннан соң очраша башладык. 1973 нче елның 18 августында өйләнештек, - диде әңгәмәдәшем. – Геннадий үз хезмәтен бөтен барлыгы белән бирелеп башкарды. Эш дигәндә вакыты белән дә, көче, сәламәтлеге белән дә санлашмады. Җаваплылыкны бүтәннәргә күчерми, үз өстенә ала торган кеше ул. Әмма эшендәге проблемаларны беркайчан да өйгә ияртеп кайтмады.
-Мин флотта фельдшер булып өч ел хезмәт итем. Кубада, Сириядә, Мисырда, Гвинеяда булдым, кыскасы, дөнья күрдем. 1971 нче елда без Кубага килдек. Безне анда шундый тантаналы төстә каршы алганнар иде, - дип кушылды безнең сүзгә Геннадий Иванович.
Ларионовлар өч бала үстергәннәр, һәркайсы тормышта үз юлын тапкан. бүген инде әби-бабаларын тугыз онык сөендерә. Кызлары Татьяна әтисе юлыннан киткән, табиб һөнәрен сайлаган. Уллары Сергей һәм Иван Әлмәттә, кызлары гаиләләре белән Лениногорскида яши.
-Мин туган җиремдә кирәк булдым. 43 ел медицинада эшләдем. Хезмәт кенәгәсендә - ике генә язу. Ике ел Әккәрәйдә эшләдем, 41 ел - Шешминкада, - ди Татарстанның атказанган хезмәткәре, “Россия Федерациянең сәламәтлек саклау отличнигы” исемнәренә ия якташыбыз. – 1975 нче елны Шешминкада 30 койкага исәпләнгән зур больница эшли иде. 25 кешегә эш урыны булды. 70 нче елларда 12 авылга хезмәт күрсәттек, участокта 3750 кеше исәпләнә иде, ә соңгы тапкыр 2017 нче елда хисап тотканда 1200 кеше санадык. 50 елда кеше саны өч тапкыр кимеде.
Төпле белемле табиб хезмәттәшләре һәм халык арасында абруй казана, ул үзен тулысынча медицинага багышлый. Аның хезмәт сөючәнлеген һәм эшкә тугрылыгын авыл халкы да игътибарсыз калдырмады. Хезмәт юлында кызыклы, истә калырлык һәм дулкынландыргыч вакыйгалар да күп булгандыр. Алар турында да сораштым. Ләкин Геннадий Иванович: “Булды инде төрле чаклар”, - гына дип куйды.
Шуны да әйтергә кирәк, Ларионовларның хоббилары да бар, алар умартачылыклык белән шөгыльләнәләр. Әүвәл бер генә оя алалар, аннары аларның саны арта. Бүген гаилә башлыгының сәламәтлеге какшаган, операция дә кичергән, әмма яраткан шөгылен ташламый. Умарта оялары янына көн дә диярлек чыгып керә.
Гаилә бәхетен ничек сакларга? Билгеле, мин әңгәмәдәшләремә бу сорауны да бирми кала алмадым.
–Гаилә бәхетле, озын гомерле булсын өчен ике арада аңлашу булырга тиеш,–ди алар. –Бер-береңне сакларга, сабыр итә, юл куя белергә, авыр вакытларны, хәтер калуларны уздырып җибәрергә кирәк.
Гаилә хәлләре хакында сөйләшеп утырганда Лидия Ивановна кат-кат:
-Сез безне идеаль гаилә дип тасвирлый күрмәгез берүк,–диде. – Безнең кебекләр, яхшыраклар да бик күп. Без дә гап-гади авыл гаиләсе. Иң мөһиме, тормыш имин, балалар сау-сәламәт булсын.
Марат Гомәров фтолары һәм видеосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев