Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Сергей Шалахов: “Һәр ир-егет Ватан алдындагы бурычын үтәргә тиеш”

Махсус хәрби операциягә контракт буенча киткән “Томск” позывнойлы Сергей Шалахов гаиләсе янына кыска вакытлы ялга кайткан.

Санаулы көннәр тиз уза шул, ул бүген - 9 июльдә юлга кузгалачак. Орудие командиры, кече сержант Сергей Анатольевич белән без дә очрашып сөйләштек. Ул бу елның мартында килешү төзеп СВОга алынган.

-Моңа кадәр юл төзелешендә эшләдем, хезмәт хакым да зарланырлык түгел иде, - дип сөйләп китте әңгәмәдәшем. – Армиядә хезмәт итмәсәм дә, контракт буенча хезмәткә бару теләге бар иде минем. Быел ул ниятемне тормышка ашырдым. Һәр ир-егет Ватан алдындагы бурычын үтәргә тиеш дип саныйм. Дөрес, әүвәл  якыннарым, хатыным моның белән килешергә теләмәде, аңа да дүрт бала белән җиңел түгел.

Контрактчының хатыны Айгөл әле күптән түгел генә Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссариатына эшкә урнашкан.

-Махсус хәрби операциядәге хәлләр белән хәбәрдар булу өчен дә бирегә эшкә килдем, - ди ул. – Әлбәттә, сагынабыз, Сергейдан смс яки шалтыратуны көтеп торам, атналап элемтәгә кермәгән вакытлары да булды. Мин аңа авырлыкларны күрсәтмәскә, рухи яктан ярдәм итәргә тырышам.

-Сергей, анда хәлләр ничек?

-Без үзебезгә йөкләнгән бурычны үтибез, гадәттә, төнлә эшлибез.

-Тамак туямы?

-Ач тормыйбыз, егетләр пешерә. Дөрес, өй ризыгы сагындыра, кибеттән, базардан күңел төшкән тәмле әйберләр дә сатып алабыз. Кайбер вакытларда үзебез теләгәнне дә пешереп ашыйбыз. Элегрәк су белән проблема булса, хәзер су бар.

-Яшәү шартларыгыз турында да сөйләгез әле.

-Үзебез төзегән блиндажда яшибез, барын да үзебезгә җайлаштырып ясадык. Юынырга - мунча, керләр юарга машина бар.

-Һава торышы?

-Анда көннәр кызу, яңгырлар бик сирәк ява. Җиләк-җимешләр күптән өлгерде. Гуманитар ярдәм китергән егетләргә берәр капчык әстерхан чикләвеге биреп җибәрегә исәп бар.

-Гуманитар ярдәм килеп җитәме соң?

-Әйе, берсендә якташлар бездә кунып та киттеләр. Ярдәм бик кирәк, аеруча маскет челтәрләре, аларны ел фасылына карап алмаштырабыз. Моның өчен барлык хезмәттәшләрем исеменнән рәхмәт.

-Түләү белән тоткарлыклар юкмы?

-Хезмәт хакын вакытында күчерәләр, блиндаж төзегәндә бераз чыгымнар булды, хәзер акчаны тәм-томнарга, кием алырга гына тотабыз, гаиләгә дә кала.

-Гаилә сагындырадыр?

-Алар гел уйда, мине биредә дүрт балам көтә. Бәләкәенә әле ике яшь тә юк. Айгөл, балалар - минем тылым, терәгем

  

Кадрия Гамирова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев