Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Шахмат чемпионы җитәкчеләргә тынгылык бирми

Районда аны белмәүчеләр аздыр, ул хәтта республикада да үзен сиздереп тора. Отставкадагы хәрби офицерның - капитан, инженерның хәзерге төп шөгыле – газеталар редакцияләренә, төрле инстанцияләргә язмалар, мөрәҗәгатьләр җибәрү.

Читада, Германиядә, Төрекмәнстанда да хәрби хезмәттә булган Самат Ризванов, 19 ел курсант һәм офицер киемнәрендә йөреп, Казанда да эшли. 2007 елда кабат туган авылы Утыз Имәнгә, әти-әнисе йортына кайтып урнаша.

Аның белән күбрәк шул авылда үтүче җыеннарда күрешәбез. Андый зур чарага гел, җитди сораулар әзерләп килә. Быел да җитәкчеләрне тынычлыкта калдырмады. Сорауларын тыңлап та бетермәделәр, чөнки ул күтәрүче проблемалар беренче тапкыр гына кузгатылмый.

Самат Барый улы каты көнкүреш калдыклары җыючыларга үпкәле.

–Бу хезмәт өчен түләү бәясе ел саен үсә бара, аны киметсеннәр иде, - ди. –Йорт хуҗалары белән аерым-аерым килешү дә төземиләр. Мин үзем, судка чакыртып интектерсәләр дә, чүп өчен түләмим, чөнки чүп чыгармыйм: кайсын мунча мичендә яндырам, кайсын компостка салам, ашламага әйләндерәм.

-Беребез дә түләмәсә, тирә-юнь чүпкә бата бит, - дим аңа. –Аны җыю тәртипкә салынды, артык әйберне йорт каршыннан алып китәләр яки контейнерга гына саласың.

-Бу мәсьәләгә, барыбер, үз карашым, - ди Самат Барый улы. –Мин принципиаль кеше, үземчә эшлим.

-Утыз Имәндә су мәсьәләсендә проблема юк бугай?

-Су бар, әмма каты бездә. Нефть табу белән бәйле ул, шуңа күрә аны чистарту хакында уйларга, фильтрлау юлларын табарга кирәк. Моны нефтьчеләрнең үзләре аша, республика ярдәме белән эшләп буладыр. Мин үзем ишегалдында кое казыттым, 35 метр тирәнлектән килүче су линиядәгедән күпкә йомшак һәм чиста.

Утыз Имәндәге бердәнбер – “Чәчәкле алан” чишмәсен тиешенчә карамыйбыз. Тирәсе матур, сүз дә юк, әмма язгы ташулар, көчле яңгыр вакытында аңа пычрак су агып төшә. Чишмә янына керү юлы турында да уйларга кирәк.

-Җыенда да әйтүләренчә, “Чәчәкле алан”да ел саен нәрсәдер эшләнә, моңа үзсалым акчалары да кулланыла.

-Үзсалым җыяр алдыннан күбрәк халык белән киңәшсеннәр, бу уңайдан җыеннарда салым суммасы, эш күләме конкретрак билгеләнсен иде, - ди Самат Ризванов. –Җыелган акчалар урынлы кулланылсын.

-Ул акчаларның ничек кулланылуы турында отчет тоталар, башкарылган эшләр күз алдында бит. Тикшермичә, кемнедер гаепләү нигезсез түгелме?

-Минемчә, средстволарны урынлы тотмыйлар.

-Самат абый, үзең авыл башлыгы булсаң нәрсәләрне үзгәртер идең?

-Халык белән киңәшеп, чиста эшләр идем. Шул гына. Принципиаль, конкрет кеше мин. Әйе, бәйләнчегрәк. Кайберәүләр өнәп бетермәсә дә, авыл өчен нәрсәдер башкардым, әйтик, Утыз Имән мәктәбен капиталь ремонтлау кирәклеге хакында югары органнарга да яздым. Нәтиҗәсе, монда минем дә өлеш бар, бинаның эчке ягы ремонтланды, нык матурайды. Ульяновка белән Утыз Имән арасындагы тәмам җимерек юлны капиталь ремонтлау мәсьәләсендә чара күрүләрен сорап та кайларга гына мөрәҗәгать итмәдем. Алар игътибарсыз калмады, мөгаен, быел әлеге юл тулысынча шомартылыр.

Самат Барый улы бүген ялгызы гына яши. Икенче хатыны күптән түгел үз балалары янына киткән. Ветеран үткән ел намазга баскан, гарәп графикасын да өйрәнгән. Шахмат буенча әллә ничә тапкыр район чемпионы ул.

-Проблемалар турында язудан да туктамыйм, - ди умартачы, “бәйләнчек” якташ. –Менә чираттагы материалымны төгәллисе бар – ул пайчыларга мөнәсәбәт турында. Үзем пайчы булмасам да, пайчыларга түләүне арттыру ягында мин. –Районда шахмат уенын популярлаштыру өчен дә мөмкинлекләр тулысынча эшкә җигелми, ул да борчый мине. Бар әле темалар...

Кадыйр Гомәров фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев