Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Сәлимҗан Гамиров: “Полуторка” янындагы солдатым күрше Борһан бабайга охшаган

Район үзәгендә яшәүче рәссам Сәлимҗан Гамиров Җиңүнең 80 еллыгына агачтан Бөек Ватан сугышы елларында орудие тартып баручы “полуторка” автомашинасы моделен кырып ясый һәм янына солдатын - йөртүчесен дә бастырып куя. “Ни гаҗәп, солдатым Ленинград блокадасы вакытында машина йөрткән мәрхүм күршем Борһан бабайга охшап китте”, - ди ул.

Сәлимҗан Газыймҗан улы ясаган техника модельләре, сыннар районыбыздан читтә дә күпләрне сокландыра. Түземлек, сабырлык белән эшләнгән трактор, комбайннар, арбалар, эш коралларын, мәчет, чиркәү биналарын бик четерекләп ясый ул. Чыныннан һич аермассың! Останың үзе белән иҗат, уй-хыяллары, хезмәте турында гапләшеп алдык.

-Сәлимҗан, гадәттә, рәссамнарны күбрәк  картиналары белән күз алдына китерәбез. Ә сезнең бу күргәзмәләрдә тракторлар, машиналар, эш кораллары диимме? Хәзер алар белән нинди генә күргәзмәләрдә катнашмыйсыз?

-Дөресен генә әйткәндә, эшләремне андый выставкаларда йөртермен дип уйламаган да идем. Барысын да хәтер булсын дип ясыйм. Әтиләребез, бабаларыбыз истәлеге дип.

-Алда әйткән Борһан бабайлар кебекме?

-Әйе, минем ул техника модельләрем – без үскәндә күрше-күлән, авылдашлар эшләгән техникалар. Менә бу ГАЗ-51дә шулай ук мәрхүм күрше Миншәһит абый эшләгән иде, машина номеры ук аныкы: 16-40 ТТП. Шул машинасы белән кая гына йөртмәде ул халыкны, җиләккә дисеңме, урмангамы. Игелеге күп төште авылдашларга. Аңа рәхмәт йөзеннән ясадым ГАЗ-51не.

-Бу комбайнны ничек шулкадәр кыландырдыгыз. Бигрәк вак эш, түземлегегез җитә инде.

-Бер утыргач, эшләнә, әмма вакытны күп ала. Бу “Нива” комбайны да – “авылдаш”. Минсалих абый дигән, хәзер дә исән-сау бабай, комбайнчы бар иде, уракка төштеләрме -  бөтен урам малае аның комбайнына утырып йөри идек. Хәзер әнә бер укучы малай килде дә: “Мондый әйберне кырда күргәнем бар”, - ди. Ул аның хәтта комбайн икәнлеген дә белми. Максатым – болар хакында яшь буын да белеп үссен, дим.

-Алайса бу стогометлы трактор да балачак, яшьлек хатирәсе инде...

-Монысы Хөсәен абыйныкы. Бик ипле, оста кеше иде мәрхүм. Аның кебек эскерт, үзебезчә әйткәндә, “умит” куючылар бик сирәк була. Безнең авылда шушы Хөсәен белән Искәндәр абыйлар иде.

Ә бу ДТ-54 – күрше, шулай ук мәрхүм Габбас абыйныкы. Шулхәтле уңган кеше иде. Урамнан кышын көрәген бер күтәртеп йөрмәде, авыл урамнарын ялт иттереп тотканы хәтердә.

-Кызык, бу эшләрегезнең шундый хисле тарих белән бәйледер, дип уйламаган идем.

-Андый хатирәләр миндә генә түгел бугай. Бер күргәзмәдәге тракторны күргәч, олы яшьтәге бер апа елап ук җибәрде. “Әти шундый  тракторда эшләгән иде, янында ул басып торадыр сыман”, - диде ул күз яшьләрен сөртеп.

Әле олырак яшьтәгеләр: “Энем, шул төше калган, монысын оныткансың, анысын да ясап куймыйсыңмы?” - дип киңәшләрен дә бирәләр.

Безнең замандагы мондый техникалар сагынып сөйләргә генә калды. Элек саламны эскертләргә “волокуша” белән җыю күренешен дә ясыйсым килә әле. Саламны шулай тарттыралар иде. Болар да тарихта бит инде хәзер. Бүген ат сукасы белән бәрәңге утырту да – сирәк күренеш, мотоблок җигәбез. Шуңа күрә, бәрәңге утыртучы сынын ясап куйдым.

-Мәчетегез дә бик матур килеп чыккан.

-Әйе, тырышып ясадым. Бер райондаш православ руханиебыз чиркәү ясамассыңмы, дигәч, анысын да “күтәрдем”. Дөрес, тәрәзәләрен кире сүтеп җыярга туры килде. Аның үз серләре бар икән. Тәрәзәләр крест, тәре рәвешендә бүленгән.

-Эшегездә нинди агач кулланасыз?

-Тал (ива), аның кайрысын салдырып, тарттырып турайтып киптерәсең. Фигураларны, сыннарны каеннан, юкәдән кырам.

-Сез армиядә чик сакчысы булгансыз бит әле, яшел фуражкалы.

-Ерак Көнчыгышта – “вожатый служебной собаки”. Этем Веста кушаматлы иде. Хезмәтем авыр булса да, иптәшләр бик яхшы иде, хәзер дә сагынып искә алам. Менә бу экспонатны да шуның белән бәйле ясадым. Белоруссия чик сакчылары безнең егетләргә Брест крепосте кирпече биреп җибәргәннәр. Шуннан композиция ясап куйдым. Кемгәдер ул гади кирпеч кенә, минем күңелемә бик якын. Крепостьне саклап әллә никадәр чик сакчысы һәм башка сугышчылар гомерен биргән.

-Сез үз белгәннәрегезне яшьләргә дә тапшырасыз бит әле.

-“Яшьтәш” клубында “Агач эше остасы” түгәрәге алып барам. 30лап бала йөри. Өметле, оста балалар байтак. Килгәндә, һич яшермим, балта, пычкының нәрсә икәнлеген белмәүчеләре дә була.

Белешмә:

Сәлимҗан Газыймҗан улы Гамиров – 1969 елгы, Түбән Кәминкә авылында туган.

Казанда рәссам-бизәүче белгечлеге үзләштергән. Алабуга культура-агарту училещесында белем алган. Күп еллар район мәдәният йортында рәссам булып эшләде. Бүген туган як тарихы музее хезмәткәре.

Хатыны – безнең хезмәттәшебез, редакция хәбәрчесе Кадрия Гамирова белән ике кыз үстерделәр.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Марат Гомәров видео, фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Энем кулларың алтын икен. Сезгә иптәшең белән иҗади унышлар. Әле шул яшемә җитеп мындый матурлыкны кургэнем юк иде. Ушларым китеп карадым. Бик зур рәхмәт энем.