Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Рәшит Закиров:“Матур капка безнеке”

Рәшит абый белән Маһирә апа, шактый олы яшьтә яңа гаилә корсалар да, бер-берсенә бик тиз яраклашканнар. Сүзләре, характерлары туры килә, аннан да бигрәк хезмәт берләштерә бугай аларны. -Озак еллар гомер иткән хатыным вафат булды, Ташкент зиратында калды. Маһирәнең дә ире үлгән, - ди 80 яшьлек Рәшит абый. - Яңа карчыгым...

Рәшит абый белән Маһирә апа, шактый олы яшьтә яңа гаилә корсалар да, бер-берсенә бик тиз яраклашканнар. Сүзләре, характерлары туры килә, аннан да бигрәк хезмәт берләштерә бугай аларны.


-Озак еллар гомер иткән хатыным вафат булды, Ташкент зиратында калды. Маһирәнең дә ире үлгән, - ди 80 яшьлек Рәшит абый. - Яңа карчыгым белән дә унберенче ел яшибез. Бик ипле, күңелемә якын, матур торабыз.

Ике балам гына һаман еракта, Үзбәкстанда. Бер улым ярый әле Ульяновскида урнашты, ул ешрак кайта, булышып тора.

Бик яшьли ятим калган Рәшит үги әнидә үсә. Укый, һөнәр ала. Яшьрәк чагында туган ягыбызда эшләсә, 1971дән бирле Ташкентта була. Утыз елдан соң туган авылы Яңа Кадига әйләнеп кайта.

"Күп яшәдек инде, Аллага шөкер, - ди ветеран.- Эштән чирканмадык. Зур мал да тотар идек, картаелды. Ә менә бакчада казынырга иренмибез".

25 ел гомере Керкәледә узган Маһирә апа суган үстерү остасына әверелгән. "Бакчадан кергән дә юк инде, - дип елмая ул. - Чүп бит бик әрсез, вакытында утамасаң, барын да басып китә".

Закировлар былтыр орлык суганын да күп сатканнар, 7 мең сум акча эшләгәннәр. Бәрәңгеләре дә бик уңган, кайберәүләре - бер-берсе 700 граммлы булып үскән. Сарымсаклары да эре.

"Бакча җирен үзем эшкәртәм. Елга артта гына, кирәк чакта суны насос белән шуннан гына кудырам", - ди Рәшит абый.

Рәшит абый белән Маһирә апа бүген район үзәгендәге ярминкәгә дә килгәннәр. Фермерлар янәшәсенә утырып суган һәм сарымсак саттылар. Ояты юк, хәләл ризык тәкъдим итәләр. Товарларын "Москвич"ка төягәннәр.

"1988нче елгы бу машинамны үз хуты белән Ташкенттан алып кайттык, - ди Рәшит Закиров. - Аңа утырып әллә кайларга да чыгып китә алам, ышанычлы техника. - безгә кунакка килегез. Йортыбыз мәктәп каршындарак кына. Матур зәңгәр капка безнеке инде".

Килербез, Рәшит абый, исән генә булыгыз. Гел зарланып, дөньяга үпкәләп, башкалардан гына нидер өмет итеп яшәүче кайберәүләр белән чагыштырганда, сездәй ветераннар турында язарга да кызык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ярминкә