Күтәмәдән укытучы Андрей Миронов әти-әнисенең эшен дәвам итә
Яшь укытучы өчен - әти-әнисе үрнәк
Ул әти-әнисе юлыннан киткән – туган мәктәбенә укытучы булып эшкә кайткан. Әлеге һөнәрне сайлавына бер дә үкенми.
Язмыштыр инде, Казан (Идел буе) федераль университетында табиблыкка укыган җиреннән, өченче курстан соң, Андрей Миронов Самарадагы дәүләт социаль-педагогия университетына күченә, укытучы һөнәрен ала.
-Әти-әниләр шулай теләде, - ди быел Күтәмә мәктәбенә эшкә кайткан яшь педагог. –аннан соң үзем дә яшьтән үк укытучы һөнәренә гашыйк, аларга хөрмәтле идем. Алар бит төшенкелеккә бирелми, сирәк авырыйлар, күп беләләр. Әти-әнинең укытучылар булуы да зур роль уйнады.
Андрей Александрович биология, химия, география, җәмгыять белеме укытучысы да. Әле үзен сыйныф җитәкчесе дә иткәннәр, ул 8 нчеләр өчен җаваплы кеше.
-Мине үзем укыган мәктәптә җылы кабул иттеләр, адаптация озакка сузылмады, - ди Андрей Миронов. -Безнең бит Күтәмәдә халык гади, игелекле, ярты авыл халкы – туганнар.
-Шәһәр баласы белән авыл баласы арасында аерма бармы? – дим аңа.
-Бар, билгеле. Авылныкылар гади. Шәһәрдә бит әти-әниләр дә аерым, берәр эшең аларча булмаса, әллә нинди низаглар килеп чыгарга мөмкин. Авылныкылар белән аңлашу ансатрак.
-Укытучыга иң элек нинди сыйфатлар кирәк?
-Юмор хисле булу мөһим. Минем элеккеге укытучым Александр Чалин шундый иде. Ул әле дә мәктәптә эшли. Үз фәнеңне, предметыңны яхшы белү, тырышлык, кызыксынучанлык һәм сабырлык кирәк тә кирәк.
Яшь укытучы Андрей Миронов заманча кинофильмнар карарга, фантастик әсәрләр укырга, ял көннәрендә исә бераз компьютерда уйнап алырга ярата, спортта өстәл теннисын үз итә. Өйләрендә турник, герьләр бар. Рус, инглиз, татар телләрен белә. Яраткан ризыгы: карабодай, борчак шулпасы, голубцы, пилмән, пылау, бавырсак, чәк-чәк. Кайбер икенче ашларны үзе дә әзерли ала.
Алда язылганча, Андрейның әтисе Александр Витальевич, әнисе Елена Вадимовна да укытучылар. “Алар минем өчен горурлык, таяныч”, - ди уллары. Сүз уңаеннан, Александр Миронов шактый, инде 28 ел Күтәмә мәктәбе директоры булып эшли, районның мәгариф тармагында абруйлы, хөрмәтле кеше. Аның да тырышлыгы белән, мәктәп бинасы заманча төс алган, территория гел чиста, пөхтә, чәчәкләр эчендә.
Елена Вадимовна да Күтәмәнең үз кешесенә әверелгән. Яр Чаллы кызы ул. Үз һөнәренең чын остасы, балаларда рус теленә һәм әдәбиятына мәхәббәт тәрбияли.
Белем бәйрәме алдыннан, укытучылар конференциясендә Андрей Мироновка да сүз бирделәр. Башта бик дулкынланса да, ул әлеге чарада, зур аудиториядә югалып калмады, төпле, эчтәлекле, мәгънәле чыгышы белән күпләрне гаҗәпләндерә алды. “Менә шундыйлар кирәк безгә!” – диючеләр белән килешмәүче калмагандыр.
Мироновларда әле тагын бер шундый егет үсеп килә. Кирилл да яхшы укый, әти-әнисенең йөзенә кызыллык китерми. Мироновлар бит алар. Барын да булдыра торганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев