Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Әмир авылында яшәүче Гариповлар 65 ел бергә гомер итәләр

Әмир авылында гомер итүче Якуп һәм Гыйльминәваль Гариповларның гаилә корып яши башлауларына тиздән 65 ел тула.

Ярты гасырдан күбрәк бергә гомер итү бәхете бик сирәк гаиләләргә насыйп була. Уйлап карасаң, бер кеше гомере бит. 
Дөрес, әңгәмә барышында икесе дә: “Төрле чаклар булды”, – дип тә куйгаладылар. Ничек булмасын инде? Тормыш бит ул, савыт-саба шалтырамый тормый, диләр. Гариповлар гаиләсендә дә ул яхшы ук “шалтыраган”. Ләкин, бернигә дә карамастан, 65 ел элек кавышкан пар бүген бер-берсен кадерләп, хөрмәтләп яши. Карашларыннан күренеп тора.

– Мин бит аны яраттым. Башлангыч сыйныфларда укыган вакытта ул миңа, идән астыннан алып, карандаш китереп бирде. Шуннан бирле мин Якупның дөньяда барлыгын беләм һәм аннан башка бер егеткә дә карамадым. Безнең хакта бөтен авыл белә иде, – диде 16 октябрьдә 88 яшен тутырачак Гыйльминәваль апа. 

Нәваль апаның (авылда аңа нигездә шулай эндәшәләр) әтисен сугыш башланган көнне хәрби комиссариатка чакырталар, бер-ике көннән армиягә алып китәләр. Озакламый һәлак булуы турында хәбәр килә.

– Без, өч бала, әтисез калдык. 1941 елны, быелгы кебек, ипи бик уңган иде, – дип искә алды әңгәмәдәшем. – Ләкин аны, нишләптер, җыя алмадылар. Халык ачтан үлде, кыр тулы икмәк калды. “Барыгыз, башак җыеп кайтыгыз!” - дип, безне әни урамга чыгарып җибәрде. Әниебез бик уңган кеше иде, шуңа да ачлыкны белмәдек. 

Хезмәтенә күрә хөрмәте дә булган

Якташыбыз 10 яшеннән колхозда эшли башлый, аны ат караучы олы бер абыйга ярдәмче итеп билгелиләр. Башлангычта укыгач, мәктәп бусагасын да бүтән атлап керми ул. 7 сыйныфны тәмамлаган Якуп та колхозда терлекчелектә эшли башлый. 1954 елда Нәваль апа аны армиягә озата, ике ел көтә. Яшьләр 1958 елда кавышалар. Якуп абый киленне каената-каенана янына алып кайткан. 6 елдан соң яшь гаилә колхоз ярдәме белән яңа йорт салып чыга. Бер-бер артлы биш бала: Наилә, Наил, Галия, Илсөяр, Илгизәр дөньяга килә. 

Якуп абый белән Гыйльминәваль апа колхозда эшләүләрен дәвам итәләр, кая билгеләсәләр дә, икесе дә эшне җиренә җиткереп башкаралар, гел алдынгылар сафында булалар. 
Нәваль апа сарыклар карый, озак еллар сыер да сава.
Авыл тормышы җиңел булмагандыр, ләкин алар беркайчан да зарлануны белми. Һәр эштән тәм табып, тормышның кадерен белеп яшиләр.

– И,  кызым, ул елларда безнең кечкенә генә Әмир авылында да тормыш гөрли иде, – дип дәвам итте сүзен хезмәт ветераны. – Фермада меңләгән сарык, сыер асрадылар. Әле сарыклар өстен алу, йон кырку буенча республика ярышларында да катнашып, призлы урыннар алдым. Аннан соң алдынгы сыер савучы да булдым. Ул вакытта хезмәт кешесенең кадере дә бар иде. 

Якташыбыз 1977 елда “Социалистик ярыш җиңүчесе” билгесе белән бүләкләнгән, 1978 елда Авыл хуҗалыгын үстерүдә ирешкән уңышлары өчен ВДНХның көмеш медаленә лаек булган, күпьеллык намуслы хезмәте өчен (“За многолетний добросовестный труд”) медальләре, грамоталары да бар.

Харламов фанаты

– Нәваль апа, сезне авылдашлар хоккей карарга яратучы кеше буларак та беләләр. Бу кызыксыну кайдан килде? – дип сорамыйча булдыра алмадым.

– Улмы? Ул Харламовтан башланды. Шундый хоккейчы бар иде. Мин аны Якуп абыеңа охшаттым, – дип башлады ул сүзен. – Әле бит элек авылда телевизор да бер-ике йортта гына иде. Хоккей карарга, дип анда бара идем. Махсус дәфтәрем бар, шунда кайчан, кем кем белән һәм нинди исәп белән уйнады, барысын да язып барам. Хоккейчылар турында да, кем нинди номер астында уйный, шунда язам. Кайберләрен болай да беләм. 

“Сабырлык кирәк”

Тормыш иптәшенең сөйләгәннәрен Якуп абый (аңа киләсе елның 15 мартында 88 тула) сабыр гына тыңлап торды. Ул безнең сөйләшүгә әллә ни кысылмады да. 

– Якуп абый, 65 ел бергә шулай матур яшәүнең берәр сере бармы? – дип туры аңа мөрәҗәгать иттем.

– Сабыр булырга. Бер-береңә юл куя белергә, –дип куйды ул.

– Мин бит бик усал, әрсез идем. Якуп сабыр булды, – дип өстәп куйды хуҗабикә.

– Ә шулай да сезнең гаиләдә кем муен да, кем баш? – дип бабайдан сорашуымны дәвам иттем.

Җавап кыска булды: “Икебез дә баш. Без бөтен эшне киңәшләшеп башкарабыз”.

Кыстагач, өстәл артына чәй эчәргә дә утырдык. Кызганыч, әби урындыкка гына таянып йөри. Чәйне Якуп абый ясады. Суыткычтан өстәлгә сөт тә алып куйды. 

– Сөтне каян аласыз? – дип болай гына сораган идем. – Авылда бит сыер асраучы гаилә юк диярлек. 

– Үзебезнең сөт, сыерыбыз бар, – диделәр өлкәннәр. 

Менә сиңа мә! Бүген яшьләр сыер түгел, тавык та асрарга иренә. Ә монда 88 яшькә җиткән әби белән бабай сыер тоталар.

– Сыер сава торган аппаратыбыз да бар, тик мин кул белән савам, – ди Нәваль апа. – Аннан соң бабай чиләкне күтәреп керә, сөтне урнаштыра. Балалар да жәлли инде үземне, булды, бетерегез сыерны, диләр. Юк әле, асрыйм. Хәзер бит мал азыгы проблемасы юк, аны китереп үк бирәләр, үзебез дә үстерәбез. Яшьләр генә никтер сыер тотмый.

Аннан соң гына белештем, Әмирдә нибары 7 сыер асрыйлар икән. 
Аларның авылда иң матур диярлек йортларына да күзем төште. Яннарында торучы уллары Наил оста куллы икән, барын да заманча итеп ул эшләгән.

  

автор фотолары һәм видеосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев