Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Махсус хәрби операциядә катнашучы Чирмешән егетенең әнисе хис-кичерешләре белән уртаклашты

Чирмешәндә яшәүче Альвида Гайнетдинова бүген, башка көннәрдәге кебек үк, улыннан яхшы хәбәрләр көтеп яши: 22 яшьлек Булаты, контракт буенча, махсус хәрби операця зонасында хезмәт итә.

-Улым хәзер Донецкий ягында. Әле кичә хәбәр итте: кабат алгы сызыкка баралар, димәк, берничә көн яки атналап элемтәгә чыкмаячак, - ди батыр ул үстергән әни кеше.

Әле кичә генә мәктәп укучысы иде...

Булат, Чирмешәннең кадетлар мәктәп-интернатын тәмамлап, Казан шәһәренең халык сәнгате һөнәрләре техникумында зәрканчы - ювелир белгечлеген үзләштергән. Аннан соң - армия сафлары.

-Бер ел армия хезмәте урынына ике елга контракт төзеп китте. “Вакыт тиз үтә ул, әни”, диде. Улым хезмәт итә башлаганнан соң биш ай гына үткән иде, махсус хәрби операция башланды. Аларны шунда озаттылар. Озакламый өч ел була инде балакаемның хезмәт итүенә, - ди Альвида ханым. – Әле кичә генә мәктәп укучысы иде, бүген инде ул илебез сагында.

Вивальди позывнойлы сугышчы якташыбыз күптән түгел генә ике атналык ялда булып киткән. Әнисе, туганнары белән кыска вакытта гына булса да күрешеп китү – үзе зур сөенеч.

-Улыгыз белән еш хәбәрләшәсезме?

-Мин көн саен язып торам. Иртән торсам, “Хәерле иртә” дип җибәрәм, кичкә керсәм, хәерле төннәр телим. Эштәге, көндәлек яңалыкларымны язып җибәрәм. Кайчан вакыты була, кереп карар, дим. Булат инде җае чыккан саен җавап бирә. Туганнар, күршеләр турында сораша. Шул, күбрәк язышып хәбәрләшәбез инде, шалтыратулар сирәк була. Гомумән, ул күп сөйләми андагы хәлләрне. Хәтта яралангач та, госпитальдә икәнлеген шунда ук әйтмәде, бераз ярасы җайлана төшкәч кенә миңа хәбәр итте. Ул минем улым гына түгел, дустым да, сердәшчем дә, киңәшчем дә, терәгем дә.

Улым – горурлыгым

-Улыгызның гомере өчен курку да бардыр?

-Ничек куркмыйсың инде?! Көн-төн гел истә, уйдан бер дә чыкмый. Иртән торганда да, кич ятканда да “кайда икән, ничек икән” дигән сораулар бер дә күңелдән чыкмый. Шулай да, бер яктан курку хисе булса да, икенче яктан улым белән бик горурланам. Башка иптәшләре кебек үк, яшь булуларына карамастан, илебез тынычлыгын, безнең тынычлыкны батырларча яклыйлар, саклыйлар. Улларыбыз, ирләребез, абый-энеләребез, әтиләребез бармаса, кем якласын безне? Ничек әйтәләр әле: “Кто, если не мы?” дипме? Менә шул инде.

-Бүләкләре?

-Булат “За боевые отличия” һәм башка төрле медальләргә ия.

-Туклану мәсьәләсен ничегрәк дип сөйли?

-Ашаулары яхшы, егетләр үзләре дә пешерәләр, азык-төлек җитәрлек, ди улым. Шулай да, мин әни буларак инде, сөйләшкәндә беренче итеп: “Улым, ашадыңмы?” дип сорыйм. Районнан да гуманитар ярдәм белән еш баралар, барысына да тараталар. Форсаттан файдаланып, район җитәкчелегенә, шулай ук барлык якташларга, ярдәм кулы сузганнары өчен, бик зур рәхмәт.

-Бүген сез хәрби якташларыбызга нинди теләктә?

-Беренче чиратта, анда булган барлык егетләребезгә сабырлык. Һәм, әлбәттә, гаиләләре, якыннары янына исән-имин әйләнеп кайтуларын. Ә инде монда көтүче әти-әниләргә, хатыннарга, балаларга шулай ук сабырлык, түземлек телим. Без көтсәк, алар исән-сау кайтырлар.

 

Илсөяр Гайнетдинова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев