Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Макаровларның бишенче бала алып кайтырга да ниятләре бар

Әккәрәй авылыннан Раиса һәм Вячеслав Макаровлар дүрт бала үстерәләр. Алар барысын да җыйнаулашып эшләргә, хәтта хыялланырга да бергәләп гадәтләнгән.

40 яшьлек әтиләре  Вячеслав Владимирович “Әккәрәй” җәмгыятендә – мактаулы тракторчы-комбайнчы,  әниләре Раиса  Михайловна  авылдагы шәхси кибеттә – сатучы. Иң олы уллары Николайга –14, Дарьяга – 12, Марияга – 8, төпчекләре Аннага 5 яшь.

–Кайвакыт кая да булса үзебез генә кунакка китеп, балалар әби-бабалары янында калса, буш өйгә кайтып керүе күңелсез,  бәхетебезгә улыбыз,  кызларыбыз бар. Әле бишенчене алып кайтырга да ниятебез юк түгел, – дип “серне” чиште Раиса Михайловна. 

Балалары  спортны яраталар. Кызлар әниләре белән  тортлар, камыр ризыклары пешереп мәш килсә, Коля күбрәк әтисе янында: ир-егетләргә авыл җирендә, каралты-кура тирәсендә эш җитәрлек.

Әлеге якташларыбыз ике катлы зур, матур йортта гомер итәләр. Дәүләт яшь гаиләгә субсидияләтә булышкан.

–Өебезне дүрт елда өлгертеп кердек. Нигезеннән тотынып, эчке эшләренә кадәр үзебез эшләдек. Ике яктан да әти-әниләр, туганнар, күршеләр нык булышты, – диләр Макаровлар.

Уңган гаилә алар. Былтыр гына өлгерткән, шакылдап торган абзарларында дүрт баш үгез үстерәләр, дуңгызлары бар, аларны күбрәк әтиле-уллы – Вячеслав белән Николай карый. Анда-монда барганда барысы да сыйсын өчен җиде урынлы “Ларгус” автомашинасы алганнар.

Макаровларны мәктәптә дә мактыйлар.

–Сабырлар, тырышлар. Коля  яхшы спортчы, тыныч холыклы,  Даша биергә оста, театр түгәрәгендә шөгыльләнә, укуы яхшы, Маша да бии, спортны ярата, уку алдынгысы, кечкенә Аня балалар бакчасына йөри, ул да өметле бала. Әти-әниләре барлык чараларда катнашалар,  –диде мәктәп директоры  Людмила Калмыкова.

Киләсе атнада Россиядә ил Президентын сайлау үтәчәк.

–Сайлауга бергәләп, шушы балаларыбызның матур киләчәге, тотрыклылык, муллык, тынычлык урнашуын, илебезнең көчлелеген теләп тавыш бирәчәкбез.  Авылларыбызда яшьләргә яхшы түләүле эшләр булсын, алар читкә китмәсен, авыллар яшәсен иде,  – диләр Макаровлар. 

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Марат Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев