Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Мәдинә апа казлары ике көнгә бер капчык бодай ашый

Иске Кади авылыннан Мәдинә Фәттахованың казлары, үрдәкләре ике көнгә бер капчык бодай ашап бетерәләр. Үзе әйтүенчә, биш чиләк бөртек, пешереп бүрттергәч, 10 чиләк була инде.

Каз бизнесы

Ул, елдагыча, быел да да казларны күп үстерә. Берсен  460 сумга 118 каз бәпкәсе сатып алган. Күз тимәсен, барысы да исән-сау.

- Әле менә кибеттән катнашазык алдым, Нишлисең, аласың инде,  кешегә сатарлык, көр, матур казлар бирәсе бит. Һәркемгә зур да, юнь дә кирәк. Бөтенебез шундый, - ди Мәдинә Шакир кызы.

Аның йортында өстенә зур казан куелган мич тора. Кошларга азыкны шунда пешереп бирә.

- Савытларына төнгелеккә азык салып калдырган идем, ялт иттереп куйганнар. Казларны кич белән 7дә алып кайтам, иртән 5тә инешкә төшерәм, анда йөриләр.

- Сезгә килгәндә әллә ничә көтү каз күрдем, кушылмыйлармы? – дим.

- Кушылып та китәләр инде, бергә йөриләр дә, аерым кайталар. Һәр хуҗа казларының тамгасы бар.

 - Бәпкәләрегезнең барысын да үстергәнсез, димәк, тәҗрибәгез күп. Казларны ничә ел асрыйсыз?

- 10-15 еллап. Гадәттә, 100 баштан 20се үзебезгә кала, калганнарын сатабыз. Үзем дә, балалар да каз итен, эчен-башын яратабыз.

- Казлар өлгергәч, аларның кем белән йолкыйсыз?

- Ике кызым кайта. Гел чит кеше белән эшләп бетерә алмыйсың.

- Ә алучылар кемнәр?

- Күбрәк шәһәрнекеләр, читтән кайтучылар, унар-унар алып китүчеләр бар. Шунысын әйтим, казның аның бер әйбере әрәм булмый. Йоныннан мендәр ясап сатабыз, былтыр бер мендәрне  1600 сумга урнаштырдым. Эчен-башын күп алалар. Умартачылар канатларын да алып киттеләр. Әйтмим калганын, ышанмассыз, эчәгеләренә кадәр алып китүчеләр бар, былтыр, мәсәлән, аларны  бер дә ташламадым. Каз тиз өлгерә, алты айда.

Мәдинә апаның йортында үрдәкләр дә шактый күренде. 38 көнлекләрне 32не алган булган, барысы да исән. Аларны су буена җибәрми. Казлар талый икән.

- Быел алган казлар, гомумән, усаллар, талый торганнар.

- Хуҗаларындамы?

- Юк, хуҗалары ашата бит, син нәрсә. Алар, тавышны ишетүгә, судан чаба-чаба чыгалар.

Зарланмыйм, шатланмасыннар әле

Мәдинә апа ике сыер, ике бозау асрый. Май, каймакны шәһәр халкы кайтып ала. Зур бакчада да мәшәкать җитәрлек.

- Тормышыгыз бигрәк нужалы, - диюемә:

- Нужалы инде, нишләргә соң?! 12 мең  сум пенсия алам, аңа ничек яшәргә?! Сөтнең дә бәясе юк. Баеп булмаса да, барысы да иш янына куш. Һәрбер кеше үзенчә тырмаша, шунсыз дөнья бармый.

Мәдинә апа мәрхүм ире Сәгыйть белән  ике кыз, бер ул үстергәннәр. Мәктәпне тәмамлаганнан бирле, гел сыер савучы булып эшләгән Мәдинә Шакир кызы 19 ел элек тол калган. Хәзер ялгызы гомер итә, балалары читтә.

- Гел эшләп кенә тормыйм мин. Менә улым юллама алып, “горячий источникка” җибәрде,  сәламәтлекне ныгытырга анда барып кайттым. Аннан соң Сочида ял иттем. Хуҗалыкны, кош-кортны, малларны балалар кайтып карап торды.

- Зарланмыйсыз инде.

- Юк, нәрсәгә зарланыйм, синең зарың кемгә кирәк, аннан кайбер кеше синең зарыңны ишетсә, шатлана гына. Әй, зарланырга вакыт та юк әле, - дип көлде оптимист райондаш.

Мәдинә апа белән саубуллаштым, ул күрше урамга юл алды. Бер әбигә кибеттән азык-төлек алып кайткан, шуны илтергә китте. Эшләре күп әле аның бүген. Шәһәрдән авылга күчеп кайткан ялгыз җиңгәсенең дә хәлен белеп чыгасы бар.

Марат Гомәров фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев