Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Лашманда яшәүче Рауфан Галимов йорт куяннарын йөз башка җиткергән

Лашман авылыннан Рауфан Галимов хуҗалыгында йорт куяннары саны бер мәлне йөз башка ук җитә. Аннан ул алардан беразга “котылып тора”. Әмма оныклары тугач, бабай “йомшара”.

Оныклар Рауфан бабайларын кабат куян асрарга күндерәләр: бигрәк матурлар, йомшаклар бит. Дөрес, хәзер аның озынколаклылары күп түгел, оныкларны “алдатырлык” берничә баш кына.  
Киләсе ел – Куян елы. Рауфан Габделхай улыннан әлеге хайванның ниндиерәк холыклы булуы белән кызыксындым.

– Куян куркак дисәләр дә, аның үзенә күрә әрсезлеге, хәйләкәрлеге бар. Матур, йомшак хайван. Яшәр өчен тырмаша, йорт куянын куып тотуы да ансат түгел.

– Аппетиты? 

– Биреп кенә өлгер, бөтен әйберне ашый: кишер, кәбестә,  бәрәңге, бөртек, ипине бик ярата – ашауга талымсыз. Киләсе елда мин райондашларыма, уенын-чынын бергә кушып, куяннарныкыдай яхшы аппетит телим. Аппетит бар икән, димәк, кеше сау-сәламәт, дигән сүз. Киләсе Куян елында барыбызга да күңел тынычлыгы, гаилә иминлеге, бәхет-шатлыклар юлдаш булсын, – ди якташыбыз.

Марат Гомәров фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев