Лашманнан Фаиз Билалов Эльбруска менде
Лашман урта мәктәбенең 64 яшьлек укытучысы Фаиз Билялов Европаның иң биек ноктасына – Эльбрус тавы түбәсенә менде.
Лашман мәктәбенең укыту эшләре буенча директор урынбасары, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы Фаиз Билялов быел июль аенда Эльбрус тавына менү экспедициясендә катнашты. 12 июль көнне әлеге чара уңышлы тәмамланган: Европаның иң биек ноктасы саналган Эльбрусның көнбатыш биеклегенә (5642 м) менү рәсми рәвештә теркәлә. Мәктәптә бер парта артында утырып белем алган якын дустымның чираттагы уңышына бик сөендем.
Сыйныфташым белән шушы сәфәре хакында сөйләшеп алдык.
– Фаиз, менә шушы биек тауга менәргә дигән уй каян барлыкка килде? – дип беренче соравымны бирдем.
– 7 сыйныфта укыганда татар әдәбиятыннан идеал төшенчәсен үткән идек. Шул вакытта укытучыбыз Гакыйлә апа Касыймова һәрберебезгә шундый бирем бирде: “Класстан тыш уку вакытында берәр әсәрне алабыз һәм шул әсәрдән үзегезгә ошаган берәр персонажны сайлыйсыз”, – диде. Минем кулга шул көнне И.А.Ефремовның “Ак мөгез” әсәре килеп эләкте. Укып чыктым һәм геолог Усольцев образы бик тә нык тәэсир калдырды. Шуннан калган чаткы. Ләкин бит әле уй-максат бер нәрсә, аны тормышка ашырырга мөмкинлек тә кирәк.
Соңгы елларда Эльбруска менеп карау өчен массакүләм мөмкинлекләр барлыкка килә башлады. 2019 елда әлеге чаткы яңадан кабынды. Тик пандемия, карантин комачаулады. Шул сәбәпле бу уйны берничә елга кичектереп торырга туры килде һәм ниһаять, хыялым быел тормышка ашты, – диде Фаиз Тәүфыйк улы.
– Анда менү очен бик нык физик әзерлек, максатка ирешү өчен ихтыяр көче дә кирәк. Җиңел булмагандыр.
– Әйе. Җиңел түгел. Чөнки 5000 м биеклектән соң “биек тау альпинизмы” дигән категория барлыкка килә. Һавадагы кислород күләме 50 проценттан кими. Гипоксия – кислород житешмәү. Хәл тиз бетә. Йөрәк-кан тамырлары системасы да бик нык киеренкелек белән эшли башлый.
Шуңа да, әзерләнгәндә бу факторларны истә тотарга тырыштым. Ике ай дәвамында (май, июнь) һәр көнне диярлек 5–10 км чамасы кардиокүнегүләр үтә идем. 30 июнь көнне контроль күнегүне үттем – 25 км. Бер генә искәртү – күнегүләр вакытында, эссе җәй көне булуга карамастан, аякта кышкы аяк киеме, өстә кышкы җылы куртка иде.
Эльбруска, барырга җыенучылар әле булыр дип уйлыйм. Аларга шундый киңәш бирер идем. Ике ай әзерлек кенә аз икән, кимендә 6 ай кирәк. Ул вакытта тауга менү бераз җиңелрәк булачак.
– Төркемдәшләрегез кемнәр, алар кайлардан?
– Төркемдә 28 кеше идек. Иркутск, Белгород, Брянск, Санкт-Петербург, Краснодар, Мәскәү, Пятигорск, Төмән, Чирмешәннең (Лашман) һәвәвскәр альпинистлары. Безнең белән өч гид-инструктор шөгыльләнде. Алар – профессионаллар. Соңгы штурм көнне тагын өч гид өстәлде. Дүрт һәвәскәргә бер профессионал туры килергә тиеш.
Менү тәртибе акклиматизацияне үткәрү белән бара. Беренче көнне 2800 м, икенче көнне – 3500 м. Аннары, югарыда урнашкан альпинистлар лагеренда “Приют Бочки”, карда, бозда күнекмәләр булды.
Чираттагы сынау тесты – 3700 м (“Приют бочки”) биеклегеннән 4700 м (“скалы Пастухова”) биеклегенә күтәрелү. Шул сынауны үтә алсаң, бер көн ял бирелә һәм Эльбруска (5642 м) менү вакыты билгеләнә.
– Ул сынауны барыгыз да үтә алдымы соң?
– Белгәнемчә, 6 кеше үтә алмады. Шуларның дүртесе киләсе елга әзерләнеп килеп, менәргә ниятләгәннәрен белдереп саубуллаштылар.
– Эльбрусның иң биек ноктасына басып “Лашман урта мәктәбе” дигән транспорантны күтәреп төшкән фотоңны интернет битләрендә бик күп кеше күргәндер.
– Төгәл генә әйткәндә, бу бары тик әлеге менүне дәлилләү генә. Чөнки Лашман урта мәктәбе үзенең укучылары (дәүләт эшлеклеләре, галимнәре, хәрбиләре, инженерлары, укытучылары һ.б.) белән, күптән инде иң югары биеклекләргә күтәрелгән. Бу транспорант аларның барысының да исеменнән күтәрелде. Мин бары тик башкаручысы гына булдым.
Дөресен әйтим, бу акция шактый кешедә сөенеч хисен уятты. Бик күпләр элемтәгә кереп, тәбрикләү сүзләре җиткерделәр, шатлыкларын уртаклаштылар.
– Экспедиция вакытында экстремаль моментлар да булгандыр?
– Югарыга менгәч һәрдаим булып торды.
Бик истә калганнардан. Югарыдагы альпинистлар лагеры. Карда, бозда күнегүләр үттек. Ярыйсы гына арытты. Кайберләребездә, шул исәптән миндә дә, “горняшка” (кислород җитмәгәнгә күрә), организм җирле мохитка җайлашып өлгерә алмау аркасында дискомфорт (баш авырту, баш әйләнү, күңел болгану) башланды. Икенче көнне иртәдән үк сынау тесты үтәргә тиеш идек. Ләкин ул көнгә синоптиклар карлы, яңгырлы буран фаразлаган булып чыкты. Шулчак өлкән гид Руслан буранга кадәр үтәргә дигән карар кабул итте. Моның өчен бик аз вакыт калды. 22.00дә яттык, 24.00дә тордык. Көн буена болай да нык кына арыткан иде. Бары тик ике сәгать йоклап, тулы эпикировка белән (анысының да авырлыгы бик тә сизелә) сынау тестына (биеклек буенча 1000 м, озынлыгы буенча 4000 м дистанция) киттек. Шуны үткәч, һәрберебездә кан басымы нигездә 170/110 иде. Йөрәк тибеше тик торганда минутка 120! Дөрес, бер тәүлек дигәндә кире үз халәтебезгә кайттык.
– Шундый кырыс сынау үзен аклыймы соң?
– Әлбәттә! Чөнки төп штурм тагын да кырысрак. Караңгы төндә башлана. Бик озак вакыт үтеп, иртән кояш чыгып югары күтәрелгәч кенә биеклеккә җитәсең. Хәрәкәт тизлеге сәгатенә 1 км. Тизрәк барып булмый (“Высота вырубает капитально”). Аннары көн үзәгенә хәтле төшеп тә җитәргә кирәк. Чөнки көннең икенче яртысында һава шартлары бозыла. Кар-буран, көчле җил яисә яшен.
- Эльбрус турында укыганда “Плато Зомби” дигән төшенчәгә игътибар иткән идем. Ул ниндиерәк урын?
– Соңгы штурм берничә этапка бүленә: “Приют Бочки” – “Скалы Пастухова” – “5100” – “Косая плата” – “Седловина” – “Участок перилл” – “Плато Зомби” – “Вершина”.
Бер яклап караганда, “Плато Зомби”, иң куркыныч урыннар инде артта калган, бик тә текә булмаган озын гына тау өлеше. Ләкин, бик тә нык арыгангадыр, шул ук вакытта ниндидер энергия (Эльбрус сүнгән вулкан, анысы да бардыр) тәэсирендәдер, гаҗәп күренешләр күзәтелгәли. Гидлар сөйләве буенча, кайбер күтәрелүләр вакытында, кемнәрдер транс хәлендә, хәтта биредә булмаган кешеләр белән дә сөйләшә башлыйлар икән.
– Ни өчен кешеләр яңадан яңа биек тауларга менәләр?
– Бу сорауга җавапны В.Высоцкий җырларыннан табып була. Ә инде кыска гына әйтсәң, бөтенләй икенче дөнья. Көндәлеккә, аерым тормыш кыенлыкларына да бүтән күзлектән карый башлыйсың. Кайчандыр үзеңне борчыган, интуитив рәвештә генә җавап табарга тырышкан хәлләргә ап-ачык итеп җавапны күрәсең.
Хәер, моны сүз белән генә аңлатып бетереп булмый, үзләре баручылар күрерләр.
– Үзләре?!
– Әйе. Һәрхәлдә инде Эльбруска менәргә ниятләгән, әзерлек башлаган тагын бер чирмешәнле барлыгын белдем. Калганнар да иярер. Барысына да уңышлы күтәрелүләр насыйп булсын.
Тәлгать Габдуллин
Полковник, хәрби фәннәр кандидаты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев