Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Лашман юбиляры Миннур Нуретдинова мәҗлескә җәймә пешереп куйган

Лашманда яшәүче Миннур Нуретдинова 90 яшьлек юбилей мәҗлесенә кетердәп торган җәймәләр пешереп куйган.

- Бала вакытта да ул безне шундый тәмле камыр ризыклары белән сыйлады, - ди Яр Чаллыдан кайткан улы Рафик. -Төп нигездә, әни янында әле дә еш булабыз.

Аш-су дигәннән, юбилярның килене Дания дә бу яктан мактауга лаек оста пешекче. Каенана-килен кайбер ашларны бергәләп тә пешерәләр. Улы Рәфкать, килене Дания эштән кайткан төшкә дә Миннур апаның тәм-томы әзер була.

Бүген Нуретдиновларда мул табынлы Коръән ашы узды. Юбилярны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйләгөл Моксинова да котлап, район җитәкчесе исеменнән теләкләр ирештерде, бүләк тапшырды. Лашман авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Сания Гыйльманова, ветераннар Советы рәисе Гаилә Җиһаншина, кардәшләре, ахирәтләре, балалары да Миннур Хаммәтгата кызына нык саулык, балалары белән бергә, тату гомер итүләрен теләделәр.

...Миннур апа Сираҗетдин абый белән кушылганда каенаталары Зыятдин бабай да исән була, килен кеше аны 17 ел буе кадер-хөрмәттә яшәтә. Дүрт балаларына да яхшы тәрбия биргәннәр. Сираҗетдин абый гына 14 ел элек үк вафат, үзе  салдырган йортта 4 кенә ел яшәп калган.

Әтисе сугыштан кайтмаган Миннур апа яшь чагында ук барын да белергә, тормыш көтәргә өйрәнә. Колхоз эшеннән калмаган, шуның өстенә лашманлыларның күбесен матур күлмәкләр тегеп сөендергән. Бүген аның остабикә булуын да әйттеләр. Газета килсә, аны иң беренче Миннур апа караштыра икән, җитмәсә, алардагы кроссвордларны да бик тиз чишеп куя.

90 яшендә дә зиһенле, күз тимәсен, хәтере яхшы икән. Уен-көлкеле, сабыр әби.

- Дания чәчкән кыярларны да үстерешәм, алар чәчәктә инде, - ди юбиляр. -Саф һавада да йөрим, күршеләр белән аралашам. Искиткеч яхшылар. Балаларыма да рәхмәт, миңа беркайчан авырлык китермәделәр, начар сүз ишетмәдем.

Лашманда үрнәк Нуретдиновларның кирпеч, уңайлы йортларына да күз төште. Идеаль чисталык, пөхтәлек монда. Ишегалларында брусчаткага басып кына йөрисең. Абзарларында ике баш бозау көрәя. Барына да ничек өлгерәләр диясе түгел, аларның бит 90 яшьлек әниләре дә гел үзенә эш табып тора.

 

Кадыйр Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев