Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Лашман авылы фельдшерына мактаулы исем бирелгән

Лашман фельдшер-акушерлык пункты мөдире – акушеркасы Җәмилә Мәслахетдин кызы Шәйхетдиновага “Татарстан Республикасының атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.

Якташыбыз 1992 нче елны Түбән Кама шәһәрендә медицина училищесын тәмамлый һәм Лашманга эшкә кайта. Яшь белгеч әүвәл колхоз профилакториясендә, 2001 нче елдан фельдшер-акушерлык пунктында авыл халкына медицина хезмәте күрсәтә.

- Мин эшемне бик яратам. Бүген яңабаштан һөнәр сайларга туры килсә, ике дә уйламыйча, медицина уку йортына керер идем, - диде Җәмилә Шәйхетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев