Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Лашманда яшәүче ветеранга 90 яшь тулды

Лашманда яшәүче, күптән түгел 90 яшен тутырган бу бабай газеталар укый, телевизордан бөтен яңалыкларны белеп тора. Колагы гына ишетеп бетерми. Шунлыктан аны юбилее белән котларга килүчеләргә кычкырыбрак сөйләргә туры килде. Мингата бабай Хәмәтшин Аксубай районының Яңа Ибрай авылыннан, халык телендәге "Чәтрәннән". Шунда эшләп гомер иткән. Ә менә картлык көнендә аңа...

Лашманда яшәүче, күптән түгел 90 яшен тутырган бу бабай газеталар укый, телевизордан бөтен яңалыкларны белеп тора. Колагы гына ишетеп бетерми. Шунлыктан аны юбилее белән котларга килүчеләргә кычкырыбрак сөйләргә туры килде.

Мингата бабай Хәмәтшин Аксубай районының Яңа Ибрай авылыннан, халык телендәге "Чәтрәннән". Шунда эшләп гомер иткән. Ә менә картлык көнендә аңа Лашманда яшәргә язган. Воркута шәһәреннән бу авылга күчеп кайткан кызы Зәйнәп, башкорт кияве Фәрит әтиләрен үзләре янына алганнар. Тугыз еллап "РТС очындагы" йортларның берсендә өчәү яшиләр.
-Безнең әти белән әни сигез ел Пермь якларында эшләп, 1964 елда кире авылга кайтканнар. Әти мәктәптә атлар карады, әни белән безне - дүрт баланы кадерләп үстерделәр. Әниебез 25 ел элек вафат. Әтинең икенче хатыны - Минҗиан апа да мәрхүмә инде,- ди кызы Зәйнәп.
1941 елда Бөек Ватан сугышы башлангач армиягә алынган 17 яшьлек Мингата данлыклы Суслонгер лагерын үтә. Аннан яшь солдатны Ерак Көнчыгышка җибәрәләр. Бәхетенә, анда ул хәрби бәрелешләрдә катнашмый. Диңгезләрнең балыкка бай булуы ачлыкны җиңелрәк кичерергә булыша.
-Бүген дә көн үтте, Аллага шөкер, дип яшим. Дөньялар тыныч булсын, сугышлар чыкмасын дим. Балаларым карый, яхшы минем хәлләр. Туган көнемә шулай зурлап килүегез өчен рәхмәт, - диде юбиляр.
Бабайның 90 яшенә Россия Президенты Путин да котлау җибәргән. Аны иясенә район башлыгы Наил Зарипов укып, ветеранга җылы юрган тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: лашман