Лашманда яшәүче Нәхтимә әбигә 100 яшь тулды
Районыбызның иң олы кешесе, Лашман авылында яшәүче Нәхтимә әби Зыятдинова яңа елның беренче көннәрендә бик зур юбилеен - 100 яшен билгеләп үтте. Гомере буе колхозда эшләгән, күп авырлыклар күргән, тугыз бала тәрбияләп үстергән якташыбызның 18 оныгы, 33 оныкчыгы, хәтта сигез оныкчыгының балалары бар. Әбине хөрмәтләп, юбилей тантанасына бик күп кунаклар...
Районыбызның иң олы кешесе, Лашман авылында яшәүче Нәхтимә әби Зыятдинова яңа елның беренче көннәрендә бик зур юбилеен - 100 яшен билгеләп үтте.
Гомере буе колхозда эшләгән, күп авырлыклар күргән, тугыз бала тәрбияләп үстергән якташыбызның 18 оныгы, 33 оныкчыгы, хәтта сигез оныкчыгының балалары бар.
Әбине хөрмәтләп, юбилей тантанасына бик күп кунаклар да җыелды, читтә яшәүче балалары, оныклары кайткан, сыйлы табын корганнар.
Узган гасырда, 1918нче елда дөньяга килгән Нәхтимә әби туган җиреннән, туган авылыннан аерылмый. Йөз ел гомерендә аның хәтер дәфтәренә бик күп вакыйгалар язылган. Бала чагы колхозлашу, яшьлеге Бөек Ватан сугышы елларына туры килә .
Ул чор кешеләре өстенә төшкән бар авырлык, алар күргән ачлык-хәерчелек, берсеннән -берсе авыр хезмәтләр дә Нәхтимә әбине читләтеп үтмәгән.
1938нче елда ул авылдашы Мәгъсумга тормышка чыга. 40нчы елны беренче уллары Мәсхүт дөньяга килә. Яшьләрнең матур гына башланып киткән тормышын Бөек Ватан сугышы челпәрәмә китерә. Нәхтимәнең икенче баласы әтисе фронтка киткәч кенә туа.
Сугыш чорында кичергән газапларны Нәхтимә әби бүген дә яхшы хәтерли, ачлыктан калтырап торган килеш колхозда эшләп йөргәннәрен, Шенталага ачтан бетләгән атлар белән икмәк ташыганын бүген дә тетрәнеп сөйләде.
-Бер кышны безне бөртек төялгән олаулар белән Шенталага җибәрделәр. Мин артта бара идем. Чирмешән елгасын чыкканда, ат белән олау су астына китмәсенме. Шунда курыкканым... Ярый әле халык җыелып, тартып алдылар. Белмим, әгәр дә икмәк суга баткан булса, мине нишләткән булырлар иде. Сугыш вакытында законнар бик кырыс, бер килограмм бодай урлаган өчен ун елга кадәр утырталар иде, -дип искә алды узганнарны юбиляр әби. - Ләкин юешләнгән бөртекне дә кабул итмиләр бит. Авылга кайтып, йөгемне бушатып, киптереп, аннары кире бардым инде.
Күпме авырлыклар күреп тә, үлмичә калганбыз, алай гынамы, 100гә кадәр яшәргә насыйп булган бит.
100 яшьлек Нәхтимә әбинең сөйләгәннәрен гаҗәпләнеп тыңлап утырдык. Күпме гомер узган, ә ул кайбер вакыйгаларны, кешеләрнең исемнәрен әле кичә генә булгандай хәтерли.
...1946нчы елда ире сугыштан кайта. Бер - бер артлы тагын җиде бала дөньяга килә, бүген бишесе сау -сәламәт. Нәхтимә әби белән Мәгъсум бабай 56 ел бергә гомер кичерәләр. Гаилә башлыгы "Сельхозтехника"да, ә әби колхоз яшелчәсендә эшләп лаеклы ялга чыгалар.
-Безнең әни бик сабыр кеше, - ди Гөлүсәр апа.- Ул бер зарланмый, балаларга, оныкларга сәламәтлек теләп, гел догалар укып утыра. Намазны да калдырмаска тырыша. Зиһене дә, Аллага шөкер, бөтен нәрсәне белеп тора. Кергән килгән кешене күреп өлгермәсә, тавышыннан танып ала.
Сүз уңаеннан, әби Коръән дә багышлый икән. Бүген ул күбрәк Лашманда "Ветераннарга - торак" программасы нигезендә төзелгән йортта, кызы Гөлүсәр, оныгы Кадрия һәм үзеннән 100 яшькә кече диярлек оныкчыгы Ләйлә белән гомер кичерә. Инде үзе дә 75 яшькә җиткән олы кызы Саимә апа да әнисен еш кунак итә.
Кызганыч, берничә ел элек Нәхтимә әби аягын сындырган, шуннан соң инде йөри алмый. Безне урын өстендә каршы алса да, йөзеннән елмаю китмәде. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова һәм социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина юбилярны туган көне белән котладылар, Россия Президенты һәм район башлыгы исеменнән котлаулар ирештерделәр, бүләкләр тапшырдылар.
автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев