Лашманда яшәүче Камилә апа дәваны бакчада таба
Быел күп кеше бәрәңге, кишер, кабак начар булды дип зарланса, Лашманда яшәүче Камилә апа Динмөхәммәтова бакчасыннан җиләк-җимештән, яшелчәдән мул уңыш җыеп алган.
Камилә апаның бакчасындагы үсемлекләрнең иге-чиге юк, хәтта ул үзе дә аларның төгәл генә күпме үскәнен әйтә алмады.
-Мин үз гомеремдә 400дән күбрәк агач утырткандырмын, - ди якташыбыз.
Динмөхәммәтовлар туган авыллары - Лашманга узган гасырның 80 нче елларында кайтып урнашалар, аңа кадәр төрле төбәкләрдә яшиләр. Наил абый белән Камилә апа ике кыз үстерәләр.
Камилә апа үзе әйткәнчә, яшьтән үк бакча эшен яраткан.
-Әтиебез шундый иде, табигатьне яратты, умарталар асрады, - дип куйды әңгәмәдәшем.
Алма, груша, слива, сырганак, карлыган (агы, кызылы, карасы), виноград, биш төрле кура җиләге...Бу исемлекне тагын да дәвам итеп була. Ул элек үсентеләрне Челәбе питомнигыннан почта аша кайтарткан булган.
Ишегалдында кабак та күреп алдым. Вак түгел, эре булып үскән.
-Малларыгыз да бармы әллә? - дип кызыксындым 70 тән узган Камилә ападан.
-Вакытында асрадык инде. Икешәр сыер, кәҗәләр, 50шәр баш каз, хәзер тавыкларыбыз гына бар, - дип куйды ул. – Ә кабакны үзебез ашыйбыз. Мин аны боткага да кушам. Кайнатма, повидло пешерәм, бик тәмле була. Повидло ясау өчен, кабакны турап, аз гына су өстисең дә, пешерәсең, сиропны аерым әзерлисең. Аннан соң аларны кушасың, тагын газ өстенә куеп аласың. Кайнар килеш банкаларга тутырып, стерильләштерәсең. Мин кабак кайнатмасына апельсин, мандарин да өстим.
Җиләк-җимешне үстерү бер эш булса, аларны эшкәртергә дә, урнаштырырга да кирәк бит әле. Динмөхәмматовларның бакчасында әле бүген дә уңыш җыеп бетмәгән, виноград тәлгәшләре ботакларда эленеп тора, кура җиләге, җир җиләге кызара. Бакчачы саен кавын белән карбыз да үстерә икән.
-Мин бакчада үскән күпчелек әйберне таратып бетерәм, - диде ул, “Бу кадәр уңышны нишләтеп бетерәсез?”- дип сорагач. – Әйтик, быел алма күп булды, ә кемдәдер ул юк бит. Белдерү бирдәм, кемгә кирәк, килеп алыгыз дип, чиләк-чиләк алып китүчеләр булды. Күпме рәхмәт сүзе ишеттем. Аллага шөкер, бер алма да череп, җирдә ятмады, әрәм булмады. Ясаган кайнатмаларны да күчтәнәчкә өләшәм.
-Камилә апа, үсемлекләрне ничек тәрбиялисең? - дип тә кызыксындым.
-Иң мөһиме – су. Сусыз уңыш булмый, -диде ул. – Яшем дә бар бит, барысына да өлгерү кыен, көч җитми. Үзең күрәсең - бакчамда тиешле тәртип юк. Шулай да көз көне җыештырып, кисәсен кисеп, бәйләп калдырам. Яз көне җиләк – җимеш агачларын, куакларны агу белән эшкәртергә кирәк. Мин бит еш чирлим, менә шул бакчада эшләп, үземә дәва табам.
Сүз уңаеннан, Камилә Хәбибулла кызы, яшьләрчә әйткәндә, бик продвинутый кеше. Аның “Вконтакте” үз аккаунтлары да бар. Ул аларны актив алып бара, анда рецептлар, фотолар, белдерүләр урнаштыра.
-Кызым планшет бүләк иткән иде. Нишләргә, ничек эшләргә икәнен башта ул күрсәтте, калганын үзем өйрәндем. Дөнья бик матур бит, күрә белергә генә кирәк, - диде авыл бакчачысы.
фото: автор
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев