Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Ләйсән Яруллина - республикадагы иң яхшы ун тәрбияченең берсе

Әмир башлангыч мәктәп-балалар бакчасы тәрбиячесе Ләйсән Яруллина «Туган телдә белем һәм тәрбия бирү төркеме тәрбиячесе» номинациясендә республиканың иң яхшы ун тәрбиячесе исемлегенә кергән.

Якташыбыз  Казанда узган "Ел тәрбиячесе-2023» һөнәри осталык бәйгесенең республика этабында катнашты.

- Ләйсән Рөстәм кызы күпьеллык эш стажы булган тәҗрибәле педагог, - диде район мәгариф бүлеге начальнигы Ольга Маркова. - Ул зона этабында уңышлы чыгыш ясады һәм финалга үтте. Аны финалга әзерләгән мәктәпкәчә белем бирү методисты Диләрә Мәгъсумованың эшен дә билгеләп үтәсе килә, анарга рәхмәтемне җиткерәм.

Финалга конкурсның зона этаплары барышында сайлап алынган 30 катнашучы үткән. Алар жюрига балаларга белем бирү эшчәнлегенең бер өлешен, мастер-класслар тәкъдим иткәннәр. Бәйге “түгәрәк өстәл” артында сөйләшү белән тәмамланган. Педагоглар һөнәри осталыкларын күрсәткәннәр, үз методикаларын тәкъдим иткәннәр.

24 мартта «Ел тәрбиячесе – 2023» Бөтенроссия һөнәри конкурсында Татарстанны Волгоградта тәкъдим итәчәк иң яхшы мәктәпкәчә белем бирү педагогы исеме билгеле була.

Диләрә Мәгъсумова фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец