Лагерка ветераны, умарталар тыңлап, китап яза
Тарихчы, умартачы, бакчачы, җырчы... Лагерка авылында яшәүче 67 яшьлек пенсионер Зоя Ларионованың машина йөртергә дә хыялы бар.
Гигант кабак кая киткән?
- Машина йөртергә укымаганлыгыма бик үкенәм. Хәзер менә кабызыр идең дә, кирәгеңә барып кайтыр идең. Белмәссең, бәлки әле укырмын да, – ди Зоя Ивановна.
Пассажир урынында, ире янында утырып кына йөрер иде дә бит, ни кызганыч, гомере буе шофер булып эшләгән Николай Васильевич 17 ел элек көтмәгәндә гүр иясе булган. Йөрәк чиреннән, дигәннәр. Шулай итеп, якташыбыз зуп-зур өйләрендә ялгызы яшәп кала. Үстергән өч балаларының үз тормышлары, аерым яшиләр.
- Нишлисең, төн артыннан көн туа, үземә шөгыль, юаныч табам. Авыл җирендә эш, мәшәкатьнең беткәне юк. Миңа хәтта көн җитми. Иптәшкә маэмаем Тузик бар, дуңгызлар, тавыклар асрыйм, - ди ул.
Зоя Ивановна, үткән җәй коры булса да, бакчасында кабакларны нык уңдырган:
- Башта яңгыр булмагач, чыкмыйча тордылар, су сиптем, көзен берсе 30 килограммнан да артып киткән иде.
- Ул гигант кабагыгыз кайда соң? - дим, бакчадагы теплицаның бер почмагындагы кабаклар өеменә ишарәләп.
- Ышанмассыз, әле кичә генә дуңгызга турап ашатып бетердем, - дип көлә Зоя ханым. -Үзем дә кабакны яратам. Согын чыгарам, пироглар пешерәм, боткасын да ясыйм. Кабакның киптергән теше дә бик тәмле. Быел бакчада колорадо коңгызлары җәфалады, бетмиләр генә, дүрт тапкыр агуладым.
“Жу” итүче дуслар
Зоя Ларионова умарталар асрый. Хәзер күп түгел, өч оя гына, заманында аларны берүзе унҗиде ояга җиткергән.
- Умарталарны яратам инде, алар минем дусларым. Безелдәүләре, жужылдаулары бик ошый, бакчада алар тавышы ишетелмәсә, нидер җитмәгән сыман, күңелсез булыр иде, - ди ул.
Зоя Ивановна тумышы белән күрше Лениногорск районының Яңа Сережкино авылыннан. 1966 елда, Зояга 10 яшь чагында, әнисе Лагерка кешесенә, хат ташучы булып эшләүче Михаил Ефимовичка кияүгә чыга.
- Ул искиткеч яхшы кеше иде. Элек бит почтальоннарның сумкалары авыр. Әле дә хәтерлим, “районка” гына да 140 данә була иде. Авылда кайбер гаиләләр унар-уникешәр басма алдырды. Мин үги әтигә шуларны таратырга булышам. Уңган кеше иде Михаил Ефимович, мәрхүм мине дә эшкә өйрәтте, кайбер кеше үз әтисе белән дә алай дус яшәмәс.
Умартачалык та - кызына аннан калган һөнәр. Бергә 6-7 оя карасалар, берсенең балы балаларга, димәк, Зояга да.
- Умарталарның бөтен нәрсәләре - дару, алы да, прополисы да дигәндәй. Алар янында “казыну” канга сеңгән инде, ялкауланырга ирек бирмиләр, хуҗаларын гел тонуста тоталар, чөнки умарта асрасаң, барысын да вакытында эшләргә кирәк, – ди уңган якташыбыз.
Җырлап яшәүче тарихчы
Китапханәче булып эшләгән Зоя ханым чувашча, русча җырлар да сузып җибәрә. Тавышы яңгырашлы, матур. Аларның Лагерка авылында оешкан фольклор ансамблен райондашлар яхшы белә.
- Төрле бәйгеләрдә җырлыйбыз, Татарстаннан читтә дә чыгышлар ясадык, - ди авыл үзешчәне.
“Миңа көн җитми” диюе хактыр. Көндәлек йорт мәшәкатьләреннән тыш, Зоя Ларионова авыл тарихына кагылышлы китап өчен материаллар әзерли, эзләнә. Компьютерында шактый язмалар, фоторәсемнәр тупланган.
- Бу эшне 90 нчы елларда башлаган идем. Кызыклы гына материаллар килеп чыга. Үзләре исән чагында күп кенә олыларыбыз белән сөйләшеп калдым. Атамалар, кушаматлар - барысы да кызыклы минем өчен. Быел материаллар җыюны тәмамлап, китапны тизрәк бастырасы иде. Моңа ярдәм итәргә иганәчебез булыр кебек. Күрәсезме бу фотода безнең авылның элеккеге механизаторлары, өчесе лагеркалылар, ә берсе читтән, татар булырга тиеш. Әйе, Лагерка янында бер кечкенә татар авылы, урман хуҗалыгы булган, бу тракторчы бәлки шуннандыр, - дип фикерләрен уртаклашты авыл тарихчысы.
Зоя Ивановна чынлап торып алынса, шәт, автомобильне дә “җигәр”, шофер да булыр сыман. Авылның ветераннар советы рәисе барысын да булдыра.
Марат Гомәров фотолары һәм видеосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев