Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Лагерка коммунистлары гел алдан барган

Колхозда бик тырышып эшләгәннәр Павловлар. Заманасы шундый, Лагерка авылының ирле-хатынлы уңганнарын коммунистлар сафларына да алганнар. Әлбәттә, аларга таләпләр ныграк булган.

-Колхозда нидер начар эшләнсә, килеп чыкмаса, әүвәл парторгка, аннан безгә – коммунистларга эләгә иде инде, - дип хәзер үткәннәрне елмаеп искә ала Юрий Павлов. 

“Новый путь” колхозының таянычы булганнар алар: Валентина Васильевна - орденлы сыер савучы, Юрий Яковлевич -  алдынгы механизатор, әллә ничә колхоз тракторы “туздырган”.

-Шешминка ПМКсында тракторчыга укыгач, 1973 елда чылбырлы иске трактор бирделәр. Аны йөрерлек ясадым. Элек яхшы, асфальт юллар юк, төп транспорт – чылбырлы трактор. Кышларын Чирмешәнгә еш йөрдек, бураннарда иртән 7дә китеп, кичке 9ларда кайткан вакытлар да булды, - ди 68 яшьлек якташыбыз.

 

-К-700дә озак эшләде әле ул, - дип сүзгә кушылды Валентина Васильевна. – Йөкле авыл хатыннарын шушы тракторы белән берничә тапкыр Чирмешәнгә бала табарга да илткәне хәтердә. Берәрсе авырып китсә, төнлә тәрәзә шакып уяталар иде.

Салам тарттырулар, Нурлатка җомга йөрүләр, кышларын юл чистартулар, кыр эшләре... Павлов гел алдынгы булып эшләгән.

 -К-700 сөрергә яхшы, көчле трактор, ә менә юлда йөрергә авыр, бик уңай транспорт түгел, сикерә инде, - ди ул.

Өч бала үстерүче Павловлар 2000 нче елда зур йорт өлгертәләр. Балалары хәзер читтә, зур-зур йортларында икәү генә гомер итәләр.

Валентина Павлова мәктәптә 8 нче сыйныфны тәмамлаганнан соң колхозда сыер сава башлый. Тырышып хезмәт куя, сыерлар бозаулаганда фермада хәтта кунып калган көннәре дә була. Уңган терлекчене 1973 елда “Почет билгесе” ордены белән бүләклиләр.

-Орден белән күлмәк тә биргәннәр иде әле, - ди ул.

Пенсионер Павловлар әле дә эшсез тормыйлар: дуңгызлар тоталар, күп итеп сарык асрыйлар.

 

 

Марат Гомәров фотолары һәм видеосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев