Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Лагерка авылыннан Вера әби күз яшьләрен көчкә тыйды

Авыл үзешчәннәрнең җыр, котлауларын тыңлап, шатлыктан елады Вера Федоровна

Лагерка авылында гомер итүче Вера Гордеева узган атнада 90 яшьлеген үткәрде. Балалар, оныклар, күршеләр, авылдашлар... Бу көнне ул яшәүче йорт “у” килде. Һәркем юбилярны тәбрикләргә ашыкты. 

-Рәхмәт әнигә, безне эш сөяргә, намуслыкка өйрәтеп үстерде, - диде улы Валерий.

Вера Федоровна гомере буе колхозда төрле эштә хезмәт куйган. Төзүче ире Яков Кузьмич белән дүрт бала: өч ул, бер кыз үстергәннәр. Алар бүген барысы да исән-сау. Вера әби, ире вафатыннан соң, ялгыз яшәсә, дүрт ел элек авылдагы улы Валерий, килене Эльмира янына күченгән.

Юбилее уңаеннан якташыбызга район башлыгы Рамил Айбатов та тәбрикләвен һәм бүләген җибәргән. Аларны иясенә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйләгөл  Моксинова тапшырды.

-Карт әбине шулай олылаганыгыз өчен рәхмәт. Быел безнең авылда зур күпер дә ясадылар бит әле, моның өчен көчен куйган һәркем рәхәт күреп яшәсен, - диде сигез онык, ун оныкчык әбисе.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев