Чирмешән яңалыклары

"Безнең Чирмешән" газетасы - Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Лагерка авылыннан Наталья Евграфова алты баш сыерын кул белән сава

Аларның көннәре иртәнге өчтән башлана... Лагерка авылыннан Наталья Евграфова һәм Олег Миронов алты баш сыер, бозаулар асрыйлар.

Наталья Алексеевна тумышы белән Яңа Элмәле авылыннан. 15 ел элек лагеркалы Олег Николаевич белән гаилә корганнар, шуннан бирле йорт тутырып мал асрыйлар.

-Кечкенә бозаулардан башладык, тора-бара сыерлар санын да сигез башка җиткердек, - ди хуҗабикә.

Бүген аларның хуҗалыгында алты сыер, дүрт бозау асрала. Җәен эре терлекне электр “көтүчесенә” тапшыралар, шактый зур бакчаларында бозаулар өчен махсус урын бүлеп бирелгән.

Малкайларны Наталья кул белән сава.

-Кечкенә вакытта әни белән фермага йөри идем, шунда сыер саварга өйрәндем, малларны яратуым да балачактан килә, - ди ул. – Алты башны савар өчен сәгать, сәгать ярым вакыт кирәк. Мин аларга сауганда җырлыйм да әле, сыерларым белән сөйләшәм. Көненә барлыгы 85шәр литр сөт бирәләр. Анысын дәүләткә тапшырабыз. Дөрес, бүген сөт бәясе канәгатьләндерерлек түгел. Бер карасаң, авыр хезмәт бит инде. Югарырак бәядән алсалар, бик әйбәт булыр иде, дип саныйм.

Күп терлекне ашатырга азыгы да шактый кирәк.

-Печәнне мотоблок белән үзебез дә чабабыз, сатып та алабыз. Кыш чыгарга дүрт тонна бөртек, 60лап төргәк печән алырга туры килә. Бакчада кабак үстерәбез. Кышын аны фураж белән мичтә пешереп бирсәң, туклыклы була, - ди Наталья Евграфова.

“Авыл җирендә эшсез булмый. Маллар асрау безнең канга сеңгән инде,” – ди алар. Әлеге гаилә шуның белән көн күрә.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев