Кызыл Ярдан Константин һәм Мөнирә Гурьевлар Колымада кавышканнар
100 яшьлек Мөнирә әбинең балалары әниләренең иртүк мичтә пешергән кабартма, пәрәмәчләрен әле дә сагынып искә ала.
“Без тәмле ашап үстек”
Кызыл Яр авылыннан Мөнирә Шәмсетдин кызы Гурьевага быелның гыйнварында 100 яшь тулды. Район башлыгы Рамил Айбатов шушы көннәрдә иң өлкән кешебезнең хәлен белешеп, аны күчтәнәчләр белән сөендерде.
Мөнирә Шәмсетдин кызы бүген күрше Әлмәт районының Елхово авылындагы кызы Роза, кияве Фәндәс тәрбиясендә яши.
-Үзегезне шулай кадерләп торучы ул-кызлар үстергәнегез өчен бик зур рәхмәт сезгә, - диде Елховойга барып, якташыбызны Өлкәннәр көне белән тәбрикләгән район җитәкчесе.
Мәрхүм Константин агай белән Мөнирә Гурьевлар сигез бала үстергәннәр. Ни кызганыч, балаларының икесе – гүр иясе.
-Без тәмле ашап үстек. Әнинең иртәдән үк мичтә пешкән кабартма, пәрәмәчләренең исе әле дә борынны кытыклый. Әти Чирмешәннән тәм-томнар алып кайтып, безне сыйларга ярата иде, - ди Роза апа.
“Язмышлары гыйбрәтле”
Константин һәм Мөнирә Гурьевларның язмышлары искиткеч гыйбрәтле. Балаларының гаилә архивында алар хакында язылган мәкаләләр сакланган. Элеккеге хезмәттәшебез Әкърәм абый Гатинның эчтәлекле язмасының бер өлешен кабат тәкъдим итү газета укучыларыбызга да кызыклы булыр.
“...Архангельск өлкәсе, Плесецкий районының җиде өйле Ямкино авылында туган крестьян баласы Костя дүрт кенә класс укып өлгерә: тормыш нужасы бик иртә эшкә җигә аны. Игенен дә игә егет, урманын да кисә. 22 яшендә хәрби хезмәткә чакырыла.
Балачактан чыныгып үскән таза бәдәнле, озын буйлы егеткә солдат хезмәте әллә ни авыр тоелмый башта, сабыр гына тырышып хәрби бурычын үти бирә. Әмма көннәрдән бер көнне әнисеннән килгән хат аны нык борчуга сала. Колхозда атлар караучы Евдокия Семеновна хезмәт көненә нибары 300 грамм икмәк бирелүен кара кайгыга батып, күз яшьләре белән язган. Шуның белән ничек тормыш итмәк кирәк?! Өйдә берсеннән-берсе кечкенә биш бала ачтан интегә. Шулар өчен җаны әрни ананың. Алдагы кышны ничекләр генә уздырырбыз, анысын бер Ходай гына белә, дип зар елый ул.
Константин әлеге хатны политрук Евсеевка күрсәтә. Terece авыл Советы аша Гурьевларга ярдәм итәргә ышандыра. Әмма командирның вәгъдәсе коры куык булып чыга.
…Чираттагы политзанятие бара. Солдатлар алдында Евсеев: “Тормышыбыз хәзер көннән-көн яхшыра бара. Һәр хезмәт көненә 10ар килограмм икмәк бирәләр”, - дип сайрый. Шулчак Гурьев түзми, сорауны кабыргасы белән куя:
- Ә нишләп соң бездә 300 граммнан арттырмыйлар?
- Димәк, сездә эшләргә теләмиләр, - дип кул гына селти Евсеев.
- Таң тишегеннән торып эшлиләр ләбаса, рәтләп түләмиләр генә…
Политрук белән шул рәвешле бәхәскә керү кызылармеецның бөтен тормышын тузгыта да ташлый. Теге хәерсез көннән соң озак та үтми, пулемет батальоны өчен ут нокталары ясап ятканда окоплар янына кара автомобильдә теге политрук килеп туктый. Ул Гурьевка, тагын өч солдатка үзе янына утырырга боера.
- Безне кая алып барасыз? - дигән сорауга “политбүлеккә” дип кырт кисә ул. “Политбүлек” дигәннәре тәрегә охшатып төзелгән төрмә булып чыга. Дүрт егеткә Ленинградта суд була. Һәркайсына кеше ышанмаслык нинди дә булса гаеп тагалар. Мәсәлән, Шутов дигән егет, янәсе: фин солдатларының итекләре яхшырак, дип лыгырдаган. Ә Константин колхоз төзелешенә каршы “элемент” икән. 58 нче статья буенча 6 елга хөкем итәләр үзен. Барысына да “өлеш” чыгаралар.
1938 елның апрелендә үзе шикелле бер төркем бичаралар белән бергә вагоннарга төялеп, Ерак Көнчыгышка килеп төшкәч, аккургаш чыгару эшенә билгелиләр. Менә шунда чын тәмуг башлана да инде аның өчен. Прииск бер чакрым чамасы булыр, тау өстендә урнашкан. Анда менүе әле бер хәл, җилкәгә кургаш салынган капчык белән төшүләре - мең бәла. Тоткын таеп егыла калса, өстенә эт өстерәләр. Норманы үтәмәсәң, төнозын чабарга мәҗбүр итәләр. Байтак кешенең гомере шунда киселә. Әгәр дә врач Горелик (ул үзе дә тоткын) мәрхәмәтлелек күрсәтеп, прииск эшенә яраксыз дип, торф эшкәртү бригадасына күчертмәсә, Константинның да сөякләре шунда каласы икән.
Гурьев өчен тоткынлык срогы 1943 елда Магадан өлкәсенең Балагамлы поселогында төгәлләнә. Ләкин Зур җиргә, туган якка кайтырга рөхсәт ителми. Һәм ул шунда балык тоту промыселында эшкә кала. Беренче Май (хәзерге Чирмешән) районының Югары Кәминкә авылында туып үскән Мөнирә Шәмсетдин кызының язмышы да Константин Ефимовныкына охшаш.
Менә ул ниләр сөйли:
- 1942 елны 18 яшем тулар-тулмас колхоздан Ульяновскига ФЗӨгә илтеп тыктылар. Кайда ул укыту, бараклар буярга куштылар. Ашатмыйлар. Өйдән алып барган ризык та бетте. Мунча юк. Өч ай чамасы шулай нужаландык. Түзмәдек, тугыз-ун кыз тоттык та качып киттек. Юлда нык кына өшеткән күрәсең, кайткач та чирләп больницага яттым. Аз-маз савыккач, колхозда бригадир булып эшли башлаган гына идем, көзен җир сөргәндә Чирмешәннән милиционер килеп алып китте. Конвой белән башта Бөгелмәгә, аннан соң Казанга озаттылар, 1943 елның җәендә Колымага килеп эләктем.
Әле буыннары да ныгып өлгермәгән кызларны тайгага агач кисәргә куалар. Шартлар ташка үлчим. Шулай да яшьлек-яшьлек инде ул, үзенекен итә. Бер иртәдә кызлар барагына күршедәге промыселдан яшь кенә ике ир-ат килә. Аларның берсе Гурьев була. Бирегә үзләрен балык тозлау өчен кисмәкләр ясарга җибәргәннәр икән. Шунда Константинның күзе бәләкәй генә буйлы татар кызына төшә. Яшьләр очраша башлыйлар.
Рус егете белән татар кызы гаилә корып җибәрәләр. Совхозда үзләренә барактан аерым бүлмә бирәләр. Әлбәттә, шунда ук кайгы-хәсрәт күрми яшәргә керешкәннәр дип әйтү дөрес булмас иде. Барысын да татыйлар. Беренче сабыйларын югалту кайгысы да башларыннан кичә аларның.
Гурьевлар, Сталин үлгәч, 1954 елда гына Татарстанга күченеп кайталар. Чирмешән районы, Кызыл Яр поселогында төпләнәләр. Гаилә башлыгы колхозда балта остасы булып урнаша. Мөнирә апа төрле эштә йөри, чөгендер үстерә. Гаиләдә алты кыз, ике малай үсеп җитә”.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев