Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Кызыл Чишмәнең һавасы да, суы да башка

Утыз Имән авыл җирлегендәге Кызыл Чишмә поселогында нибары алты кеше гомер кичерә. Тагын берничә гаилә монда язларын, җәйләрен генә вакытта кайтып тора.

Әкълимә апа белән Салихҗан абый Кәримовлар да Яр Чаллыда яшиләр. Ләкин яз – җәй көннәрендә Әкълимә апаның (кыз фамилиясе – Мөхәммәтова) туган ягына – Кызыл Чишмәгә юл тоталар.

Без барган көнне дә аларның капкалары ачык иде.

-Без бу йортта җиде бала үстек. Аллаһыма шөкер, барыбыз да исән-сау, Әлмәттә, Яр Чаллыда, Алабугада, Түбән Кама шәһәрләрендә яшибез, авылга балалар, оныклар белән кайтып йөрибез, әти-әнигә багышлап, Коръән ашлары уздырабыз, Авыл көнендә җыелабыз, - диде Әкълимә Мәкъсүт кызы. – Әле күптән түгел генә сеңелем, оныклары белән, ике атна торып китте, аннары апа кайтам диде. Шундый шатландым – йорт буш тормый. Ирем Минзәлә ягыннан булса да, ул да бик теләп кайта монда.

Мөхәммәтовларның бакчалары да буш тормый, бәрәңге, суган үстергәннәр. Кайтып йөрүләренең тагын бер сәбәбе бар икән – Казаннан туганнары Тәнзилә, Мөслимә, Чәчәк Минһаҗевлар да җәй айларын биредә үткәрәләр. Ике гаилә Кызыл Чишмәдә күрешә.

Сүз уңаеннан, аларның йорт янәшәсендә генә - дин йорты.

–Мәчетне авылның беренче имамы – безнең Мөхәммәт бабабыз нигезенә салдылар. Без бүген барыбыз да дин юлында. Авылга кайткач та, мәчеткә кереп, намазлар укыйбыз, - ди Әкълимә апа. – Авылның бит һавасы да, суы да башка. Менә монда кайтып күпме эшлибез, бер арытмый. Әлмәттәге апа да:”Авылга кайтсам, кан басымым да уйнамый, баш та авыртмый,” – ди.  Без үскәндә юлы гына да юк иде бит, хәзер яшәү өчен бөтен шартлар да бар, ләкин авылда кеше калмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев