Кызыл Чишмәдән Нурҗамал әби тәрәзәдән кыр кәҗәләрен, пошиларны күзәтә
Узган гасырның 30 нчы елларында нигез салынган Кызыл Чишмә авылында 1938 елда – 444, 1949да – 490, 1958дә – 418, 1970тә – 263, 1979 да – 141, 1989да 48 кеше яшәгән. Бүген авылда нибары алты кеше гомер итә, шуларның берсе 87 яшьлек Нурҗамал Мөхәррәмова.
Нурҗамал әби бик сүзчән кеше булып чыкты. Кызыл Чишмәдә туып үскән әби кыска гына арада авыл турында барлык мәгълүматны бирде. Менә бит ул тарих кайда! Кызыл Чишмә кайчандыр аерым бер колхоз булган, биредә хәтта ике бригада исәпләнә. Халык, нигездә, терлекчелек белән шөгыльләнгән: фермаларда мөгезле эре терлек кенә түгел, атлар, дуңгызлар, куяннар, хәтта тавыклар да асраганнар. Нурҗамал әби үзе дә бик уңган кеше икәнлеге күренеп тора. 30 елдан артык сыер сауган, 80 яшьне узып та сарыклар асраган. Бүген дә йорт тирәсе гөлт итеп тора, өендә чисталык, тәртип.
-Колхозыбыз бик мактаулы, бай иде. Гел алдынгылар сафында булдык. Авыл халкы бик тырыш бит безнең, - дип мактанып куйды әби. - Авылда тегермәнебез дә бар иде, бөтен районнан килеп шунда он тартырдылар.
-Нурҗамал әби, авыл гөрләп яшәгәндә, шундый көн килеп җитәр, авылда берничә генә кеше калыр, дип уйлаган идеңме?
-Кем уйлаган инде аны. Авылыбызда йөзләп йорт бар иде, һәрберсендә алтышар – җидешәр бала үсте. Хәзер халык, шәһәрләрдән кайтып, бергә җыелышып, ел саен Авыл көне уздыралар.
Нурҗамал әбинең дә балалары читтә яшиләр икән. Ире Әхмәтгәрәй белән биш бала үстергәннәр. Кызганыч, ике кызы инде гүр иясе.
-Аллаһыма шөкер, балаларым, оныкларым тәртиплеләр, акыллылар, еш кайталар. Кайтып, мунча кертеп китәләр, - ди әби. – Тәмле әйберләр алып кайтып сыйлыйлар. Көнең үткәне сизелми дә, кич белән телевизор карыйм, газеталар укыйм, намазны да калдырмыйм. Тәрәзәдән дә карап утырам.
-Урамнан кеше йөрми инде монда, - дип куйган идем..
-Йөри, төнлә әллә ничә машина үтә, нишләп йөриләрдер. Кышын монда кыр кәҗәләре, пошилар килә. Йорт янына ук. Аларны да карап торам.
-Бакчаң бик зур күренә, берәр нәрсә чәчәсеңме?
-Әйе, бәрәңге утыртам, суганым, сарымсагым да бар. Балалар кайткач эшлиләр, алып та китәләр.
-Берүзең яшәү авырдыр бит?
-Бернинди авырлыгы юк, Аллаһы Тәгалә ярдәм бирә. Авылдашлар да ярдәм итеп, хәлемне белеп торалар, кышын карны көриләр. Кайтучылар да кереп чыгалар, күчтәнәчләр кертәләр.
-Монда кибет юк, ипине каян аласың? – дип кызыксындым әңгәмәдәшемнән.
-Хат ташучы алып килә. Нәрсә кирәк, аңа шалтыратам да, ул тыңлый, алып килә, рәхмәт, - диде.
-Нурҗамал әби, авыл бетә бит, нишләрсең инде? – дип куйдым саубулашканда гына.
-Кем әйтте?! Бетми әле ул, җәй җитү белән кеше кайтып тула. Кая барсыннар алар аннары?! - дип озатып калды безне ветеран.
Кызыл Чишмә табигатьнең искиткеч матур почмагында урнашкан. Монда һавасы да башка сыман, урман янәшәдә генә бит. Кызганыч, авыл халкын санап чыгарга сыңар кулдагы бармаклар да җитә. Район үзәгеннән 25 километр ераклыкта урнашкан поселокта ул-бу була калса, машина да тиз генә барып җитә алмый. Монда социаль объектлар юк. Дөрес, берничә ел элек мәчет ачылган.
Марат Гомәров фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев