Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Күтәмәдән 90 яшьлек Валентина Сомова инкубаторда чебешләр чыгара

Күтәмә авылында гомер итүче Валентина Сомованың йортында 100ләп баш кош-корт йөри, ә бакчасында виноград белән җиләк өлгергән.

Валентина Александровна 90 яшьлек юбилеена килгән кунакларны нәкъ шул җиләк-җимешләре белән сыйлады.

Безне каршы алырга чыккан төз гәүдәле, яшь чырайлы, матур итеп киенгән апаны күргәч, әби дияргә тел әйләнмәде, беребез дә аны юбиляр дип, башыңа да китермәгән.

Валентина Александровна Күтәмәдә туып-үскән, җиденче сыйныфны тәмамлагач, әүвәл Чирмешәндә, аннаң соң Яңа Элмәле мәктәбендә укыган.

1953 елның 14 декабрендә Чирмешәндә булган фаҗигане дә ул яхшы хәтерли.

-Ул көнне янгында 16 кешенең, укучыларның һәм аларның укытучыларының, гомере өзелде. Мин аларның күбесен яхшы белә идем, без бергә укыдык, - дип искә алды якташыбыз.

Мәктәптән соң Валентина төрле урыннарда эшли: мәктәптә укыткан, элемтә бүлекчәсе мөдире булып торган, колхозда хезмәт куйган.

Ул, авылдашы Николай Лукьянович белән гаилә корып, 60 ел бергә гомер иткәннәр, биш бала үстергәннәр. Ун ел элек гаилә башлыгын соңгы юлга озатканнар, Валентина Сомова бер үзе калган. Балаларының үз тормышлары, дүртесе шәһәргә китеп урнашканнар, кызы Антонина авылда гомер итә.

-Балалар еш кайталар, миңа булышып торалар, рәхмәт аларга, - ди әниләре.

Бүген дә балалар әниләрен гомер бәйрәме белән котларга җыелганнар, Чаллыдан, Казаннан кайтканнар, табын корганнар.

-Сез бүген кадер-хөрмәтә яшисез. Сезгә исәнлекле озын гомер телибез. Киләчәктә дә шулай оптимист булып калыгыз, ә безгә Сезнең 95 яшьлек юбилеегызга да килергә язсын, - диде районның ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Миләүшә Батыршина.

Юбилярга үз теләкләрен районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рушания Әхмәдуллина һәм Күтәмә авыл җирлеге башлыгы Наил Сабиров та җиткерделәр. Кунаклар Валентина Сомовага район башлыгының котлауларын да ирештерделәр һәм аның исеменнән бүләк тапшырдылар.

-Валентина Александровна, буш вакытларыгызда нәрсә белән шөгыльләнәсез? – дип сорадым хуҗабикәдән.

-Минем бер минут тик утырганым юк. Күрдегез бит, йортта кош-корт күп, бакчада да эш җитәрлек, ләкин мин гөмбә җыярга аеруча яратам. Быел ул уңды, җәй буе җыйдык. Ә урман һавасы шифалы, - диде Валентина Александровна.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев