Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Күтәмәдәдән Надежда Хмелева үзенең күңел җылысын бабайларга һәм әбиләргә бүләк итә

Һәрбер кеше ярдәмгә мохтаҗ. Башкаларны кайгырту, аларның тормыш кыенлыкларын үзеңнеке кебек кабул итү һәм ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә яхшылык эшләү теләге һәркемгә дә хас түгел. Күтәмәдән Надежда Хмелева әлеге сыйфатларның барысына да ия.

 

Надежда Витальевна - Чирмешәннең «Игелекле йөрәк» үзәгендә социаль хезмәткәр. Ул бу өлкәдә 2019 елдан бирле эшли.

- Апам социаль хезмәткәр иде, үзе лаеклы ялга киткәндә, эшен миңа тәкъдим итте. Мин: нигә әле эшләп карамаска? - дип уйладым. Кешеләр белән уртак телне тиз табам, аралашырга яратам, - дип сөйләде әңгәмәдәшем.

Надежда Хмелева карамагында җиде өлкән кеше: алты әби һәм бер бабай. Барысы да - күтәмәлеләр.

-Һәрберсенең үз холкы һәм катлаулы язмышы. Алар белән эшләү дәверендә һәркайсы миңа якын һәм туганым кебек булдылар. Өлкәннәрем, үз чиратында, тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашалар, миңа яхшы киңәшләр бирәләр, - ди 50 яшьлек социаль хезмәткәр.

Надежда Витальевнаның өч баласы инде күптән үз гаиләләре белән яшиләр. Бүген ул - ике онык әбисе. Яраткан эше өчен дә вакыты күп кала.

- Минем эшем физик ярдәм күрсәтүдән тыш, үз карамагындагыларга күңел җылысын, игътибарны өләшү һәм хөрмәт итүдән тора. Эшемне бик яратам, шуңа күрә һәрвакыт, теләсә нинди үтенеч буенча, ярдәмемә мохтаҗ булганнарга булышырга тырышам. Бу эш уңай эмоцияләр, шатлык һәм канәгатьлек бирә. Иртән өлкәннәр янына барганда, бүген нинди вазифа башкарырга туры киләчәген белмисең дә: караучымы, кер юучы, аш-су остасы, психолог яки табибмы. Иң мөһиме, алар үзләрен ялгыз һәм кирәксез итеп хис итмәсеннәр. Көн саен эшемнең мөһимлеген, әлеге кешеләрнең кирәклеген сизәм. Минем эшем - тормыш шатлыгы, мин һәрвакыт кирәкле урында. Ә, бәлки, шулай яшәргә дә кирәктер, – диде Надежда Хмелева.

Надежда Хмелева.фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев