Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Күтәмәдә яшәүче Мироновлар эштә дә, өйдә дә бергә

Күтәмә авылында яшәүче Мироновлар гаиләсендә өч укытучы. “Гаилә тормышында бу факт берничек тә комачауламый, киресенчә, башкалар белән чагыштырганда, без бер-беребезгә аеруча якын”, - диләр алар.

Мироновларда тарих һәм җәмгыять белеме, рус теле һәм әдәбияты, химия, биология һәм география укытучылары бар. Өч кеше бер мәктәптә эшләгәч, билгеле, өйгә кайткач та, хәтта кунакка баргач та эш турында сүз чыга. Үзләре шулай диләр.

                     Институт эскәмиясеннән – директор кәнәфиенә

Саша Миронов мәктәптә укыганда тарих фәнен аеруча яраткан.

- Педагогика институтына керүемнең сәбәпчесе – тарих укытучысы, мәктәп директоры Александр Сергеевич Иванов булды. Әлеге фәнгә ул кызыксыну уятты, - ди Александр Витальевич.

Армиядә хезмәт иткән, гаилә корган яшь белгеч 1992 нче елны диплом алып, туган авылына эшкә кайта.

- Бергә укыган егетләрнең бик сирәге мәктәпкә эшкә урнашты, күпчелек  полициягә китте. Без башка вариантлар карамадык та, баштан ук монда кайтуыбыз билгеле иде. Шәһәрдә яшәвемне күз алдына да китермәдем, - дип, елмаеп куйды әңгәмәдәшем.

Ул вакыттагы район мәгариф бүлеге мөдире Тәлгать Рәхимҗанов директорсыз калган Күтәмә мәктәбенә әле генә институт тәмамлаган егетне җитәкче итеп куя. Шулай итеп бер мизгелдә 22 яшьлек Саша Александр Витальевичка әверелә. Шул көннән 31 ел гомер узган да икән.

- Александр Витальевич, мәктәптән китәсе, эшне алмаштырасы килгән көннәр булдымы?

- Була андый чаклар. Ел саен реформалар бит, гел нәрсәдер үзгәртәләр. Мәгариф өлкәсендә тотрыклылык юк. Берсенә өйрәнеп бетмисең, икенче программа кертәләр. Менә киләсе уку елында тагын үзгәрешләр булачак. Элек көнкүреш проблемалары булды, мәсәлән, газ юк, мәктәп бинасын котельныйларда күмер, мазут белән ягып җылыттык. Бүген заманча яхшы шартларда эшлибез, ләкин хәзер кәгазь эше күп. Балаларга вакыт аз кала. Икенче яктан, өйрәнгән эш, системаны беләбез. Аннан соң бит инде кемдер мәктәптә дә эшләргә тиеш, - ди ул. – Бүген районның мәгариф учреждениеләрендә кадрлар белән проблема. Физкультура укытучысы китте, аның урынына озак кына кеше таба алмадык. Математика укытучысы пенсиягә чыкты, гариза язган иде, аны кыстый-кыстый калдырдык. Аннан соң балалар саны азая. Әйтик, без мәктәпкә эшкә кайткан елларны бездә укучылар саны 100дән күбрәк иде, бүген мәктәптә 80гә якын бала укый, аларның да бер өлеше башка авыллардан килүчеләр. Быел 10 нчы сыйныфта – ике, 11нчедә нибары бер бала белем ала.

- Әгәр бүген Сезнең кабат һөнәр сайлау мөкинлеге булса, укытучылыкны сайлар идегезме?

- Мәктәпне тәмамлаганда, мин ике дә уйламыйча педагогика институтына кердем. Бүген бәлки башка юлдан китәр идем.

                                           Икесенә бер язмыш

Елена Вадимовна Ерак Көнчыгышта туган, Белоруссиядә яшәгән, Яр Чаллыда мәктәптә укыган. Әти-әнисе КамАз заводы төзелүе турында ишеткәч, Татарстанга күчеп килгәннәр.

- Укытучы һөнәрен сайлаганымны әти яратып бетермәде. “Син балалар белән эшли алмыйсың. Характерың туры килми”, - дия иде ул миңа. Аңа киресен исбатлау өчен, Алабуга педагогика институтына укырга кердем, - ди Елена Вадимовна. – Әти әүвәл борчылды, ләкин тарих-филология факультетына керәм дигәч, тынычланды. Филолог булгач, мәктәпкә бармас, дип уйлады бугай.

Алар бер факультетта укыйлар, әмма институтта очрашмыйлар, тулай торакта танышалар. Бүлмәләре янәшә була. Ике ел очрашып йөриләр, аннан соң гаилә коралар. Елена Вадимовна институтны да тәмамламыйча (читтән торып укып бетерә) ире белән авылга кайта.

- Александр Витальевич әйтүенчә, факультетта егетләр күп булган. Нишләп нәкъ аңа карадыгыз?

- Саша озын буйлы, чибәр, аралашучан, юморлы, үткен телле кеше, - дип җавап кайтарды ул. – Һәм аның чәчләре бик матур, куе иде.

- Сез бит шәһәр кызы. Авылга тиз ияләштегезме?

- Беренче мәлне авыр булды. Авыл халкы яктан кайткан кешегә әүвәл сынабрак карады. Акрынлап бер-беребезгә өйрәндек, - ди Елена Вадимовна.

- Шулай да, авылдан туйдым, китик шәһәргә, дигәнегез булмадымы?

- Беркайчан да алай әйтмәдем. Әти-әниләр: “Шәһәргә күчсәгез, фатир да алып бирәбез”, - дигәннәр иде. Авылдан китәсе килмәде.

- Бүгенге һәм 30 ел элеккеге укучылар аерыламы?

- Минемчә, элек балалар аралашучанрак, ачыграк, мәрхәммәтлерәк иде. Хәзергеләре башкарак.

- Укытучы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

- Иң мөһиме - балаларны яратырга, - ди Елена Вадимовна.

- Сез эшкә бергә йөрисезме?

- Әйе, иртән дә бергә чыгып китәбез, мәктәптән дә бергә кайтабыз. Беребезнең дәресләре бетмәгән булса, икенчебез көтеп тора. Хәзер инде өчәү бергә йөрибез.

- 24 сәгать бергә. Бер-берегездән туймыйсызмы?

- Юк. Безнең бер аерылганыбыз юк диярлек.

- Эш хакыннан канәгатьме?

- Безгә җитә.

                                  Табиб  булмыйм  укытучы

Андрей Миронов быел “Ел укытучысы” бәйгесендә катнашып, яшь укытучылар арасында беренче унлыкка кергән. Сүз уңаеннан, берничә ел элек әнисе Елена Миронова “Ел укытучысы” бәйгесенең муниципаль этабында җиңү яулаган иде.

Ул кечкенә чагында табиб булырга хыяллана, ә 11нчедә укыганда аны педагогика җәлеп итә башлый. Әмма бердәм дәүләт имтиханнарын сайлап өлгергән егет медицина институтына керергә мәҗбүр була. Анда өч ел укый, аннан соң, ул адымының җитди сәбәбе дә була, Андрей педагогика институтына күчә.

- Миңа мәктәптә ошый, эшемне яратам. Үз урынымны таптым, дип уйлыйм, - ди Андрей Александрович. – Дөрес, минемчә, бүген укытучы булырга авыр. Элек без укытучыларны хөрмәт иттек, алардан курка идек. Хәзер бу һөнәр ияләренә тиешле мөнәсәбәт юк. Һәм бу, беренче чиратта, ата-аналар гаебе.

Мироновлар гаиләсендә тиздән укытучылар дүртәү дә булырга мөмкин. Андрейның очрашып йөри торган кызы да югары уку йортында укытучы һөнәрен үзләштерә икән. Күтәмә кызы киләчәктә туган  авылына кайтырга ниятли.

                           Буш вакытта – өстәл уеннары

- Укытучылар буш вакытта нәрсә белән шөгыльләнә?

- Буш вакыт сирәк әләгә. Элек китап укый идек, хәзер каникуллар вакытында без, дүртәү җыелышып, сәгатьләр буе өстәл уеннары уйнарга яратабыз, - диләр Мироновлар.

Сү уңаеннан, аларның икенче уллары Кирилл университетта белем ала, ул тәрҗемәче булачак.

Бу матур гаиләнең тагын бер традициясе бар, алар ел саен Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгелиләр.

- Элегрәк ул көнне гаиләбез белән берәр кая, нигездә, Әлмәткә бара идек. Кино карап, атракционнарда күңел ачып, кафеда утырып кайта идек. Хәзер дә ул көнне билгеләмичә калганыбыз юк, - ди Елена Вадимовна. – Яңа елны да без гел дүртәү, балалар белән бергә каршы алабыз.

Мироновлар белән аралашу бик рәхәт булды. Ачыктан-ачык сөйләшеп утырдык. Гади, туган якны яратучы, эшләрен җиренә җиткереп башкаручы кешеләр алар.

 

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Андрей Александрович преподает и в Нижней Каменке.Дети очень уважают его(в настоящее время это ред-кость).