Күтәмә авылыннан Ольга Сайгушева бәйрәмнәрдә “Сникерс”ка кадәр пешерә
23 февраль – Ватан сакчысы көнендә Күтәмә авылыннан Сайгушевлар гаиләсенең табынын хуҗабикә Ольга пешергән торт бизәячәк. Ул бәйрәм саен гаиләсен шундый тәм-том белән сыйлый.
Ольга Николаевнаның гаиләсендә ир-егетләр күп: ире Иван да, уллары Богдан белән Лев та ул әзерләгән ризыкларны бик яраталар.
- Ашауга килгәндә, һәркемнең үзенең өстенлек биргән ризыгы бар. Берсе тавык итеннән әзерләгән ризыкларны ярата, икенчеләре дуңгыз итенә өстенлек бирә. Балалар камыр ризыкларын бик ярата. Шулай да барыбыз да яратканнарыннан духовкада пешерелгән бәрәңгеле тавык итен һәм лагманны атар идем, - ди уңган хуҗабикә. – Минем тортларымны инде һәрвакыт бөтен гаиләбез көтеп ала.
Якташыбыз әлеге кулинар шөгыльне олы улына ике яшь тулганда, бала карау буенча ялда вакытта үзләштергән. Богданның туган көненә тәүге тортын пешергән. Шуннан соң кызыгып, интернет челтәреннән эзләп, өйрәнгән. Буш вакыты күп булгач, элеге һөнәрен камилләштергән. “Сникерс”, “Кызыл бәрхет”, “Баллы”, “Өч шоколад”... Шундый татлы исемле тортларны заказ биреп тә пешертүчеләр булган.
- Пирожки, пироглар пешерергә бик яратмыйм, тик балалар сораганда йомыркалы һәм итле эчлекләр белән әзерлим, - ди Ольга Сайгушева.
Ир-егетләр бәйрәменә әзерләгән “Баллы” торты рецептын хуҗабикә газета укучыларыбызга да тәкъдим итә.
“Баллы” торт
Кәстрюльгә ике йомырка, 150 грамм шикәр комы, 120 грамм бал (карабодайныкы кулайрак була), 85 грамм ак май (маргарин һәм спред ярамый) салам. Аны сүрән утка җылытырга куям, шикәр комы һәм май эреп беткәнче болгатып торам. Бер бал калагы аш содасы өстим. Тиз генә болгатам. Катнашманың бераз күләме артачак һәм төсе аксылланырга тиеш. Кәстрүльне уттан алам, 350 грамм он өстәп, камырны болгатып бетерәм. Әзер камырны тигез кисәкләргә бүлгәлим (минем гадәттә 12 кисәк чыга). Коржлар саны буенча пергамент кәгазь битләре дә әзерләп куям. Камырны җәя башлаганчы духовканы кыза торырга кабызып куям. Камыр кисәген алып, он сибелгән пергамент битендә җәям. Бик юка ясарга кирәк, якынча өч миллиметр гына калынлыкта, үтә күрәнмәле үк була. Коржларның диаметры якынча 18 сантиметрлап чыга. 180 градуска кадәр кызган мичтә пешереп алам. Коржлар тиз пешә, 2-3 минутта ук әзер булалар. Кайнар килеш үземә кирәкле формага китереп кырыйларын кисәм. Суынгач, араларына крем сөртәм, тигезлим, өстенә кырыйларыннан калган камырны уып сибәм.
Крем өчен 33 процентлы бер литр сливкины 100-120 грамм шикәр пудрасы белән куертам. Традицион рецептта “заварной” крем кулланыла, тик безнең гаиләгә нәкъ менә шул крем белән ясалганы ошый. Торт бик тәмле, йомшак килеп чыга, авызда эреп тора. Гаиләм дә: “Синең тортларың булганда кибетнекеләр бер якта торсын”, - ди.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев