Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Күтәмә авылыннан Ольга Борисова алмаз мозаикасыннан картиналар ясый

Күтәмә авылыннан Ольга Борисова дистәгә якын кул эше белән шөгыльләнә.

Кул эшләрен белү – хатын-кыз өчен зур бәхет, дип саный күпләр. Әйтик, кулыңнан килсә, күңелең теләгән кофта яки свитерны кибеттән эзләп йөрмичә үзең дә бәйләп кия аласың. Безнең якташыбыз Ольга Борисова да чигә, бишинә һәм ыргак белән бәйли, тегә. Өстәвенә әле сәйләннән (бисер) төрле әйберләр үрү, алмаз мозаикасы белән картиналар ясау, махсус җептән мунчалалар бәйләү, номерлап рәсемнәр буяу белән дә мавыга.

-Тегү, чигү, бәйләү кебекләрен яшьтән үк үзләштердем. Ә сәйлән белән эшләүне һәм картиналар ясауны лаеклы ялга чыккач кына, - дип сөйләп китте Ольга Викторовна.

Яңа танышым тумышы белән Алтай төбәгеннән икән. Булачак ире шул якларда армия сафларында хезмәт иткәндә танышканнар.

-Миңа 17 яшь иде. Әүвәл әти-әнием каршы килде. Шул чакта булачак тормыш иптәшем үзенең әтисенә, Алтайга чакырып, телеграмма җибәргән. Ул медальләр таккан костюмын киеп килде (Бөек Ватан сугышы ветераны иде). Шуннан соң әтиләр ризалаштылар. Һәм мин 1978 елда Күтәмәгә килен булып төштем, - ди якташыбыз. – Хәзер инде Күтәмә туган ягыма әверелде.

Тормыш иптәше Александр белән алар өч бала тәрбияләп үстергәннәр: олы уллары Евгений инде мәрхүм, кызлары Альбина белән Светлана гаиләләре белән Күтәмәдә яшиләр. Бүген Ольга Борисова – дүрт онык әбисе. Яшьлегендә нефть компаниясендә, соңыннан кибеттә эшләгән оста хәзер инде лаеклы ялда. Алтай ягында бертуган абыйлары яши әле. Бер-берсенә кунакка йөрешәләр, туганлык җепләрен өзмиләр икән.

-Әни исән чакта ел да кунакка Күтәмәгә килеп китә иде. Үзебез дә гел барып йөрдек. Хәзер генә бераз сирәгрәк туры килә, - ди Ольга Борисова.

Шөгыльләренә килгәндә, ничә картина ясаганлыгын Ольга Викторовна үзе дә санын белми. Күбесен бүләккә дә биргән. Сәйләннән ясаган чәчәкләре аеруча оригиналь бүләк була, ди.

-Менә шул чәчәкләрне бер төн эчендә ясадым. Эшемне бетермичә йокларга да ятмадым. Кул эше миңа тынычлык бирә. Бик ошый инде. Төрле кирәкмәгән уйлардан да арынасың. Һәр көнне диярлек утырам. Йокы алмаганда аеруча да кул эшләренә биреләм, бәйлим я тегәм. Шундый гадәтем бар: башлаган эшемне тәмамламыйча йокларга да ята алмыйм, тизрәк нәтиҗәсен күрәсем килә. Мәрхүм ирем элек, ят инде, төне буе утырма дип оршына иде, - ди ул.

Якташыбыз косынкалар, дистәләгән мунчала, балаларына һәм оныкларына свитерлар бәйләп биргән. Хәтта ел символы – елан да бик матур килеп чыккан. Авыл клубындагы ансамбльгә чыгыш ясар өчен итәкләр дә теккән оста.

-Сумкаларны һәм рюкзакларны әни минем өчен текте. Боларны барысын да ул ташландык материаллардан ясый дисәм дә була. Әйтик, зур мебель кибетләренә баргач, мин аңа үрнәк рәвешендә куелган тукыма кисәкләрен сорап алып кайтам. Ул шулардан өчпочмак формасында кисәкләр кисә дә, аларны үзара тегеп бик матур китереп чыгара. Вак эш инде, түземлек кирәк, - ди останың кызы Светлана Борисова. – Миңа әнинең осталыгы күчмәгән, үзем күбрәк тимер-томыр белән эшләргә яратам. Әти исән чакта гел аның белән техника янында кайнаша идем. Ул бит безнең,  кем әйтмешли, йомган машиналарны да күз белән сүтеп җыя иде.

Картиналарга килгәндә, иң зурларын күп дигәндә дүрт көндә башкарып чыга икән Ольга Викторовна, кечерәкләрен бер көндә дә өлгертә. Өйләрендә бөтен стеналарын аның кул эшләнмәләре бизи.

Марат Гомәров фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев