Күтәмәдә яшәүче Меркурьевлар, сөт сатып, 370 мең сум керем алганнар
Күтәмә авыл җирлегендә узган җыенда әлеге гаиләне дә телгә алдылар. Мактарлык, бүләк бирерлек тә, Меркурьевлар бу авылда иң күп мал тотучыларның берсе.
-Барын да санап, дәфтәргә теркәп барабыз, - ди Николай Меркурьев. -Былтыр гына да, 17 мең 757 килограмм сөт сатып, 370 мең сум чамасы керем алдык.
Алар алты сыер асрый. Әлегә өчесе буаз, өчесен савалар, хәзерләүчегә ике көнгә бер тапкыр 90 килограмм сөт тапшыралар икән. Гыйнварда гына бозаулаган “Зорька”ларын савып кына өлгер – көненә 27шәр килограмм сөт бирә. Аны 10 айлык бозау килеш алган булганнар. Яхшы тәрбия, яхшы ашау килешкән, менә шундый югары продуктлы сыерга әверелгән. Гомумән, соңгы елларда Меркурьевлар күбрәк үзләренең бозауларын сыер итәләр.
-Азык булса, мал карауның бер кыенлыгы да юк, - ди Николай Витальевич. –Бүген сыерларга печән һәм арпа фуражына көрпә кушып бирәбез. Аларны сатып алдык.
Кызганыч, печәннәре иркен ашатырлык түгел, запаслары аз. Хет печән сатучы булсын иде дә. Бу хакта Николай Меркурьев Күтәмә авыл җирлеге башлыгы Самат Хәйруллинга да әйтте.
-Үзегез дә белешегез, мин дә булышу ягын карармын, - диде Самат Нуриәхмәт улы. –Алып кайту, транспорт ягын да карарбыз. Малларыгызны ничек тә киметмәгез инде.
Юк инде, киметү турында сүз дә башламыйлар алар. Николай Меркурьевның башка төп эш урыны юк, бөтен өмет 200 мең сум субсидия акчасына төзелгән сарайда асралучы сыерларда, бозауларда, дуңгызларда. Алар алты бала әти-әнисе, күбесе урнашмаган әле. Акчаның кирәк урыннары күп. Шөкер, ел саен нәрсәдер алалар, нәрсәнедер яңарталар. Әнә былтыр туңдыргыч, мотоблок алганнар. Олы уллары Артем өйләнгән, шул уңайдан мәҗлес көйләгәннәр. Менә шулай матур, көйле генә эшләп торсалар машиналарын яңартырга, яңа йорт салырга яки 2006 елда сатып алынган бүгенгесен ремонтларга хыялланалар. Әле тагын биш балаларын урнаштырасы бар.
Николай Витальевич белән Юлия Ильинична Самара ягында туганнар, әмма нәсел тамырлары безнең районнан, шуңа да Күтәмәгә кайтып төпләнгәннәр. Гаилә коруларына быел 20 ел тула. Монда урнашуларына бер дә үкенмиләр. Тирә-күршеләрен мактап кына телгә алдылар. Җирлек Советы башлыгы да гел хәлләрен белешеп тора икән.
Күтәмәдә чиста суга кытлык юк, урамнар юлларын кардан чистарталар, савылган сөтне өй каршыннан алып китәләр, тиешле акчасын түлиләр.
-Районда фураж, катнаш азык сатылучы аерым кибет булсын иде, - ди Николай Витальевич. -Күрше районнарда бар бит алар, әмма анда бару мәшәкатьле.
...Инде төш вакыты да җитте. Хатыны сырхаулап торганга, Николай Меркурьев сыерларны, аппарат белән, үзе сава. Алда телгә алынган “Зорька”ның көн уртасына ук җиленнәре сөт белән тула, аны өч тапкыр савалар. Башка малларына да азык саласы. Көн дә шул режим, эш иртәнге дүрттә үк башлана, сарайларын төнге уннарда гына бикләп керә хуҗа кеше.
-Азык кына булсын, без мал корырга иренмибез, - диде ул кабат, узган корылыклы елны искә төшереп.
фото: автор
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев