Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Күтәмәдә гомер итүче Губеровлар биш сыер, бер ат асрыйлар

Владислав Губеров бу көннәрдә әти-әнисе янына ешрак кайтты. Өйдә торгач, Яр Чаллыда электрчыга укучы егет маллар карарга да булыша.

-Нинди эш бар, шуңа алынам, - ди ул.

Күтәмәдә гомер итүче Губеровлар биш сыер, бер ат асрыйлар. 2018 елда кече ферма – сарай төзегәннәр, моңа дәүләттән 200 мең сум субсидия дә алганнар.

-Мал азыгын сатып алабыз, - ди мәктәп автобусы йөртүче, биш бала әтисе Владимир Иванович. -Бозаулар, дуңгызлар да үстерәбез.

2021 елда бу шәхси хуҗалык 14 мең 771 килограмм сөт саткан, бу Күтәмә җирлеге буенча җыелган барлык сөтнең 30 проценты диярлек.

Губеровлар, программа буенча, Күтәмәдә үк, иске өйләре янәшәсендә яңа йорт та сала башлаганнар, ул инде түбә астында. Башта 3 миллион ярым сум акчага ышандырсалар, 750 мең сум гына биргәннәр. Инде нишләргә, кемгә барырга аптырыйлар.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев