Икесе дә кадәр–хөрмәттә яшиләр
Чирмешәндә яшәүче Кәримә Дәүләтшина һәм Шешминкада гомер итүче Лидия Атарская бер үк көнне 90 яшьлек юбилейларын үткәрделәр. Алар бер-берсенә бик охшаш: матур гомер иткәннәр, халыкка хезмәт күрсәткәннәр, икесе дә безне аякта каршы алып, озатып калдылар; үткәннәрне искә төшереп, рәхәтләнеп аралаштылар.
Кәримә әби Түбән Чегодай авылында туып үскән, озак еллар авыл китапханәчесе булып эшләгән, икенче юбиляр гомере буе балаларга белем биргән. Бүген икесе дә кадәр –хөрмәттә яшиләр.
-Без гаиләдә алты бала үстек, бүген мин - иң өлкәне һәм төпчек сеңелем Халидә генә калдык, ул бүген туган көнем белән котлады, - ди Кәримә әби.
Якташыбыз укытучы булырга хыялланган, ләкин язмыш аны башка юлдан алып киткән, ул Алабугада мәдәни-агарту училищесында китапханәчегә укый.
-Эшемне бик яраттым. Элек бит авылда кеше күп, җиде еллык мәктәп, колхоз бар иде. Тормыш гөрләп торды. Ул заманда китап укучы да күп булды, - дип сөйләде Кәримә әби. – Безне дә тик тотмадылар, әле анда, әле монда чакырдылар, эш куштылар. Клубта да әле концерт, әле театр куябыз. Аллага шөкер, бик матур яшәдек тә, эшләдек тә.
Кәримә әби белән Шакир бабай алты бала: биш кыз, бер ул үстергәннәр. Бабай инде күптәннән гүр иясе, әни кеше ике баласын да соңгы юлга озаткан, Бүген ул шөкерана кылып, балаларына, 13 оныгына, 14 оныкчыгына исәнлек, бәхет теләп яши. Коръән укый, биш вакыты намазын калдырмый.
-Аллага шөкер, балаларым, кияүләрем бик әйбәт. Кая барсам да, хөрмәтләп карыйлар, урыным түрдә, - ди әби.
Сүз уңаеннан, гомер бәйрәмен Кәримә әби төпчек кызы Ралия һәм кияве Габбас Җиһаншиннарда үткәрде.
Йомшак күңелле, изгелекле, ихлас йөрәкле Лидия Григорьевнаны шешминкалылар - бөтен авыл халкы хөрмәт итә. Башкача була да алмый. Башлангыч сыйныфлар укытучысы укыткан балалар саны йөзләр белән исәпләнә.
-Беренче сыйныфка 40ар бала укырга керә иде, 43тән күп булса гына икегә бүлделәр, - диде укытучы-ветеран. – Бүген мәктәптә нибары 41 бала белем ала. Ике урамга бер укучы, шуның киткәнен, кайтканын тәрәзәдән карап торабыз. Кызганыч, кайчандыр гөрләп торган авыл бетә, шуңа йөрәк әрни.
Тормыш иптәше Николай Иванович белән алар 66 ел бергә гомер иткәннәр. Авылның иң өлкән кешеләре, алар бүген дә бер-берсенә терәк булып яшиләр. Балалары: ике кызлары, бер уллары, кияүләре, киленнәре әни-әтиләре янына еш кайтып йөриләр. Эш көне булуына карамастан, әниләре юбилеена да җыелганнар, табын көйләгәннәр.
Мәктәп коллективы да хөрмәтле укытучыны онытмый, бүген дә мәктәп директоры, коллектив исеменнән, Лидия Григорьевнага теләкләр ирештерде, бүләкләр тапшырды.
Бу көнне ике юбилярны да район хакимияте, социаль яклау бүлеге, авыл җирлеге вәкилләре котлады. Россия Президенты һәм район башлыгы исеменнән дә котлаулар ирештерделәр, бүләкләр тапшырдылар.
фото: автор
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев