Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Кирпеч заводында яшәүче ветеран Чирмешәнгә скутерда килеп йөри

Юлда очраса, аңа сәлам биреп узалар, алай гынамы, туктап, бергәләп фоторәсемгә дә төшәләр. Хәер, Чирмешәннең Кирпеч заводы поселогында яшәүче Надежда Николаевнаны инде күпләр таный.

Ә юлларда еш күренә 66 яшьлек ветеран. Транспорты үзендә – быел алынган скутер-электромобильләрендә көн саен диярлек 5 километр чамасы ераклыктагы район үзәгенә барып кайта. Әле бүген дә шунда җыенуы, больницада дәваланучы иренең хәлен беләсе.

-Бу машинам күп мәшәкатьләрдән коткара. Безнең поселокта кибет тә юк бит, ди Надежда Бурлачка. -“Адъютант” трицикл-скутер бик ипле, тавышсыз, 220 вольтлы гади розеткадан ток җыясың да, кирәксә, 40 километр чамасы араны минутлар эчендә йөреп кайтасың. Бер кеше утырып йөри ала, центнер тирәсе йөк тә куярга мөмкин. Артка да йөри. Урынны күп сорамый, җыела торган.

 Ветеранга 55 мең сум тирәсе бәяле, 50 килолы бу транспортны, интернеттан мәгълүмат туплап, Мәскәүдә тапканнар, аннары Әлмәткә барып алганнар. Җәйгеләре янына кышкы тәгәрмәчләре дә бар, хәзер аларны куйганнар.

-Кечкенә тауларны бер көчәнмичә менә, тик карлы, бозлы чакта больница тавыннан күтәрелү кыенрак, - ди Надежда Николаевна.

Бурлачкалар кирпеч заводында 30 елдан күбрәк яшиләр. Надежда Николаевна заводта эшче, бригадир да булган, элегрәк “Красный Октябрь” колхозында эшләгән. Тумышы белән Алабугадан.

-Компьютерыбыз да икәү безнең, - ди ветеран. –Аннан еш кулланам, күбрәк дусларым белән аралашам. Юл кагыйдәләрен дә шуннан өйрәндем, - ди элегрәк машина да, мопед та йөрткән, киләчәктә куәтлерәк техникада җилдерергә хыялланучы ханым.

фото: автор 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев