Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Керкәледән 85 яшьлек әби өй алдын чәчәкләргә күмгән

Керкәле авылында яшәүче Мисбаховлар өе яныннан берәү дә туктамыйча үтеп китә алмыйдыр. Шау чәчәккә күмелеп утыручы йорт алды әллә кайдан күзгә ташлана, беркемне дә битараф калдырмый, мөгаен.

Аллы-гөлле чәчәкләр клумбаларда, төрле сыннарда, чүлмәкләрдә урын алган. Аларны саный башлаган идем, 50гә җиткәндә исәбен югалттым. Бу матурлыкны 85 яшьлек Мөгаззәмә апа Мисбахова булдырган икән. Аңа улы Сирин, килене Алсу да булыша.

-Менә бу савытларда петунияләр үсә иде, аларга кырау сукты, - диде уңган якташыбыз, бушап калган гөл савытларын күрсәтеп, аларның саны да шактый күп.

Биредә башка чәчәкләр дә бар, ләкин хуҗабикәгә хризантема мультифлоралар аеруча ошый бугай.

-Туймәт авылында яшәүче кызым Гөлназ да чәчәкләрне бик күп үстерә. Аларда хризантема сортлары инде 100гә җитмәсә дә, шул тирәдер, - ди Мөгаззәмә апа.

Аларның үзләрендә дә бу төр чәчәкнең саны 50дән күбрәк.

-Эше бар. Менә тиздән, ноябрьдә, салкыннар башлангач, аларның сабакларын кисеп, подвалга төшересе бар. Гыйнвар ахырында өйгә кертергә, үсентеләрен аерым стаканнарга күчереп утыртырга кирәк. Яз көне әүвәл бакчага, туфракка утыртабыз, ә чәчәк ата башлагач, август айларында, зур савытларга күчерәбез. Эше бөтенебезгә җитә. Быел туфракка утыртканнарын, сабакларын кисеп, өсләренә ябып, кышка да калдырырга уйлыйм әле, - дип әлеге чәчәкнең үстерү серләре белән уртаклашты әңгәмәдәшем.

Күренеп тора, хуҗабикәнең шактый вакыты шушы бакчада, чәчәкләр арасында үтә, мондагы матурлык һәм тәртипне саклау өчен күп тырышлык куелган.

-Бу сиңа нәрсәгә кирәк, диючеләр дә бар. Мин чәчәкләр яратам. Иртән үк алар белән исәнләшеп керәм. Алар белән сөйләшеп йөрим. “Ник чәчәк атмыйсыз?”, - дип тә сорыйм. Мәшәкате күп булса да, күңелгә канәгатьлек бирә. Кешеләрнең чәчәкләремә карап үтүен күргәч тә, рәхәт була, - ди уңган хуҗабикә.

Марат Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

7

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев