Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Керкәледә яшәүче пенсионерлар ике сыер асрыйлар

Бүген авылларда сыер асраучыларны бер кулдагы бармаклар белән санап була. Керкәле авылында яшәүче Таһир абый Газыймов белән Роза апа Мингулова, 70 яшьтән узсалар да, әле дә ике сыер асрыйлар.

-Кирәк дип тә түгел инде. Хәзер бит кибеттә дә сөте, каймагы бар, әмма мал асрау безнең канга сеңгән инде, - дип башлады сүзен хуҗабикә Роза апа.– Безнең әти-әни дә мал асрадылар, Урманасты Үтәмеш авылында яшәгәндә дә терлегебез күп иде. Мин шул мал янында йөреп, үземә рәхәтлек табам. Кайбер көнне иртән аякка бик авыр гына басам. Йортка чыгып йөри башлагач, аяклар да языла.

Таһир абый белән Роза апа 19 ел элек кушылганнар. Икесе дә тормыш иптәшләрен югалтып, ялгызлыкның ачысын кичергән кешеләр.

Роза апа Яшел Үзән районында туып үскән. Язмыш җилләре аны безнең районга, Урманасты Үтәмешкә алып килә. Монда ул тормышка чыга һәм 19 ел беренче ире белән гомер иткән.

Таһир абыйның да хәләл җефетенең гомере кыска булган, ирен һәм өч баласын калдырып, Рушания апа авыр чирдән соң гүр иясе булган.

-Минем балаларым юк. Ә менә монда килгәч, өч балам, оныкларым булды. Ходай шулай язган, күрәмсен. Алар миңа бик якын, - ди Роза апа.

 

-Розага рәхмәт, улым йорт салганда да, аларга бик булышты. Гомумән, ир-егеткә хатын-кызсыз гомер итәргә бик авыр. Ул йортның тоткасы, - дип әңгәмәгә Таһир абый да кушылды.

Газыймовлар йортына сөт алырга Югары Кәминкәдән кадәр киләләр икән. Өлкән яшьтәге якташларына Роза апа аны үзе дә илтеп бирә.

-Саву аппараты да бар, ләкин мин кул белән савам. Андый сөт тәмлерәк тә була, - дип куйды хуҗабикә.

Алар эре мал белән генә чикләнмиләр. Ел саен диярлек үрдәк, каз да үстергәннәр, билгеле, тавыклары да бар.

-Хәзер бит азык белән бер проблема юк, акчаң булса, аны турыңа китереп аударалар. Быел да бераз печән сатып алдык. Бер сыерны суярбыз дигән идек, кабак күп булды, хәзер шуны ашатып бетерергә кирәк. Мин әллә ни эшли алмыйм, бөтен эшне Роза үзе башкара, - дип мактап куйды Таһир абый хатынын.

Сүз уңаеннан, ул элек колхозда электрчы булып хезмәт куйган, пенсиягә кадәр -чистарту корылмасында оператор. Лаеклы ялга чыккач та, электрчыга  мөрәҗәгать итүчеләр күп булган. Ул беркайчан да баш тартмаган, кешегә ярдәм итеп яшәгән.

Марат Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев