Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Кармышта яшәүче ялгыз ир-ат берүзе өч бала үстерә

Озын сүзнең кыскасы – ул хатыны белән аерылышкан.

2004 елда туйлар ясап кавышкан Таһир белән Фәнүзәнең 2012 елда аралары өзелә, Фәнүзә, өч баласын алып, шул ук авылда яшәүче әниләренә күченә. Олы уллары Булат анда озак тормаган, әтисе янына кайткан.

Таһирның аерылган хатынының әнисе вафат булгач, Айсылу белән Азат та монда сыеналар. Ике ел элек әниләре читкә киткән. Бүген ул Казанда яши, диделәр.

Ир белән хатын арасында нәрсә булган, ник килешмәгәннәр, монысы хакында төпченеп сорамадым, кирәксенмәдем дә. Кармышта Таһир белән сөйләшү барышында ул үзе дә бу хакта сүз кузгатмады, инде аерылышып аралары суынган хатынын яманламады.

Бүген алар дөгеле аш пешергәннәр. Карабодайлы ашны да яратып ашыйлар. Кухнядагы эш чиратка куелган, балалар, әтиләре дә аш-су тирәсендә остарганнар.

-Идәннәрне күбрәк мин юам, - ди 7 сыйныфта укучы Айсылу, ә керләр үтүкләү Булат җаваплылыгында. Кер юу машинасын хәтта 4 сыйныфта белем алучы Азат та кабызып эшләтә.

Алар иртән өйләреннән барысы бергә диярлек чыгып китәләр: балалар – мәктәпкә, әти кеше – эшкә. Таһир Минзәки улы авыл мәдәният йортында котельный операторы хезмәтендә, авылдагы бер фермерда трактор да йөртә. Көн буе эштә ул. Зур гаиләне тәэмин итәсе бар бит.

-Тәмәке тартам, ә аракыны ташладым, код салдырдым, - ди Таһир Шәмсунов.

Ял көннәрендә Булат та акча эшләштергәли икән. Олырак бер авылдашы аны тарттырылмалы түшәм ясаганда булышка чакыра. Ерак араларга да баргалыйлар.

-Көрәш секциясендә дә шөгыльләндем, - ди төз гәүдәле, тыгыз тәнле Булат. –Узган Сабан туенда, авылда, үзем кебекләр арасында җиңүче булдым. Быел, мәктәптә укуны тәмамлап, Чирмешәндәге аграр техникумга керергә, автомеханик белгечлеге алырга телим.

Әтисе кебек, ул да трактор, машина йөртергә хыяллана.

Балалары әниләре белән араны өзмиләр, аңа күбрәк Айсылу шалтырата икән. Айсылу белән Азат Яңа ел каникулында аңарда кунакта да булып кайтканнар.

-Алар мәктәпкә чиста – пөхтә киенеп киләләр, проблема тудырганнары юк, - ди Кармыш мәктәбе директоры Гөлнур Якупова Шәмсуновлар турында.

Таһир Шәмсуновның әти-әнисе якты дөньяда юк инде, алардан калган 40 еллык өй дә нык “картайган”. Җыйнак кына бу өйне шактый матурлыйсы бар. Мунчалары да ябык, аның түбә тактасы беткән, ишек һәм тәрәзәләрен дә яңартасы. Коймалар тузган. Кыскасы, 50 яшьлек Таһирга эш күп әле монда.

Бу көннәрдә Шәмсуновлар абзар тирәсенә ешрак чыгалар, 20 яшь тавык алганнар, җыйнаулашып, аларны ашатып үстерәләр.

Үзләренчә, Шәмсуновлар әнисез яшәргә күнеккәннәр. Әмма, барыбер, өйдә хатын-кыз кулы, әни назы кирәк. Аларга, сүз уңаеннан, әниләреннән бераз акча килә икән, әмма башка ярдәм юк. Рәхмәт яусын, кайчак авылдашлары, туган-тумачалары күчтәнәчкә ашамлыклар китергәлиләр. Бәлки өйләрен, өй тирәләрен төзекләндерергә булышучылар да булыр.

автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев