Кармыш кызы Лилия Гатина "Ел әйдаманы" номинациясендә җиңү яулаган
“Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында VII “Сәмрух” ел премиясен тапшыру тантанасында якташыбыз Лилия Гатина “Ел әйдаманы” номинациясендә бүләкләнгән.
“Сәмрух” премиясе ул - ел дәвамында “Сәләт” хәрәкәтендә үзләрен актив күрсәткән талантлы балалар һәм яшьләр, берләшмәнең проектларын гамәлгә ашырырга ярдәм итүче партнерлар, сәләтлеләр һәм уңышлы инициатива авторларын бүләкләү бәйрәме.
“Сәмрух” тантанасы -“Сәләт”нең яңа елы булып санала, чөнки монда хәрәкәтнең эш нәтиҗәләре, ел йомгаклары ясала, шулай ук, башка елларга өстәп, яңалыклар барлана, киләчәккә планнар корыла.
Лилия Шәүкәт кызы Казан Федераль университетының 3 нче курсында укый, булачак икътисадчы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев