Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Кармыш фельдшеры Вера апа кебек буласы иде...

Туган авылым Кармышка кунакка кайткач, монда фельдшер булып эшләүче Вера Долгова турында бик күп мактау сүзләре ишетеп, Вера Николаевнаның үзе һәм берничә пациенты белән сөйләшергә булдым.

- Безнең исәнлекне саклаучы, гомеребезне озайтырга тырышучы игелекле, һәрвакыт ачык йөзле һәм сабыр кеше ул, - ди фельдшер турында 96 яшьлек Өммегөлсем әби Дәүләтшина. - Вера елмаеп килеп керә, безнең белән матур итеп татарча сөйләшә, медицина ярдәме күрсәтә. Аллаһ аңа үзенә дә озын гомер, сәламәтлек бирсен.

Кармышта яшәүче, озак еллар колхозда төрле вазифаларда эшләгән, бүген инде 90 яшен тутырган Шәфигулла Шарапов һәм Яшәүче поселогыннан 82 яшьлек Солтан Миңнеголов та Вера ханымга рәхмәтлеләр.

- Мәрхәмәтле, эш сөючән, игелекле, чын медицина хезмәткәре ул, - диләр ветераннар. – Эш вакытымы, ял көнеме – кайчан чакыртсаң да ярдәмгә ашыга фельдшерыбыз.

Кармыш авыл җирлеге башлыгы Илдар Фәтхетдинов та Вера Долгованы мактап телгә алды.

- Дөрестән дә, ул үз һөнәрен яхшы белүче, пациентларын яратып, тырышып эшләүче кеше. Вера Николаевна авыруларны дарулар белән генә түгел, ягымлы, йомшак сүзләре белән дә дәвалый, - диде ул. – Олылар белән олыларча, кечеләр белән кечеләрчә аралашып, уртак тел табып эшләүче, тәҗрибәле белгеч. Үз эшенең остасы булуы аны мәктәп укучыларына да үрнәк итеп куя, кыз балалар аңа карап медицина өлкәсе һөнәрләрен үзләштерергә хыялланалар.

Вера Долгова белән әңгәмә корганда, үзеннән кайсы телдә аралашыйк, дип сорадым: русчамы, татарчамы, әллә инде чуашчамы (бу аның туган теле)? Әңгәмәдәшем өч телдә дә иркен сөйләшә, укый һәм яза икән.

- Татарстанда татарлар арасында яшәгәч ничек инде аларның телләрен белмисең? Өстәвенә чуаш һәм татар телләрендә бераз охшашлык та бар. Аннан соң, Кармыш һәм Яшәүче – татар авыллары, телне белмичә әби-бабайларга дарулар куллану тәртибен дә аңлатып булмый бит, - диде Вера ханым. – Минем карамакта дистәләгән әби-бабай, аларның кайсы йөрәк авыруы белән интегә, берәүләрендә - кан басымы, икенчеләрендә – шикәр, яман шеш белән авыручылар да бар. Көнме, төнме, тәүлекнең кайсы вакыты булуына карамастан, аларга ярдәмгә ашыгам. Кулымнан килгәнен эшләргә тырышам.

Кармышта әле күптән түгел генә яңа ФАП төзеп, аны заманча җиһазлап, фельдшерның хезмәт шартларын нык яхшырттылар. Монда килгән пациентларга да рәхәт.

Вера Долгова Ивашкино авылында яши. Ире Николай белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Олы уллары Николай инженер-нефтьче, кызлары Мария – укытучы, кече уллары 8 нче сыйныфта белем ала.

- Бала чакта апам Ирина белән табиблар булып уйнаган истә калган. Әллә шуңамы, икебез дә медицина юлын сайладык, - дип искә алды фельдшер үзенең һөнәр сайлавының тарихын.

Яшәүчедә һәм Кармышта гына да 10 елдан күбрәк сәламәтлек сагында торучы, эшен намус белән, җиренә җиткереп башкаручы Вера Николаевна бик күп мактау грамоталары, рәхмәт хатлары иясе. Эшләгән җирендә халыкның аны хөрмәт итүен, мактавын, хезмәтен күрә белүләрен иң зур бүләк дип саный ул.

Нариман Кәримов.

Казан шәһәре.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев