Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Кармышны төзешкән авылдашыбыз

Минем чордашым Фәйруша Зөфәровның бала чагы авыр сугыш елларына туры килә. Ачлык, ялангачлык ачысын, башкалар кебек, ул да нык татый. Хәлне шуннан да күзалларга мөмкин: 1943 елда мәктәпкә кергән малайның дәресләргә киеп йөрергә киеме булмый. Шуның аркасында, ул укуын бик авырлык белән тәмамлый. Яшүсмерне колхозның төрле эшләренә дә куша башлыйлар....

Минем чордашым Фәйруша Зөфәровның бала чагы авыр сугыш елларына туры килә. Ачлык, ялангачлык ачысын, башкалар кебек, ул да нык татый.

Хәлне шуннан да күзалларга мөмкин: 1943 елда мәктәпкә кергән малайның дәресләргә киеп йөрергә киеме булмый. Шуның аркасында, ул укуын бик авырлык белән тәмамлый. Яшүсмерне колхозның төрле эшләренә дә куша башлыйлар. Үсә төшкәч, авылдашыбыз төзелеш бригадасында хезмәт куйды. Колхозда ферма, склад биналары бастыруда катнашты, авылда клуб, мәктәп, балалар бакчасы төзеште. Бүгенге буын ул төзегән йортларны, биналарны әле дә файдалана.
Ни кызганыч, уңган авылдашыбыз хәзер урын өстендә - 1 нче төркем инвалид. Ветераныбыз 2009 нчы елда шулай авырып китте. Үзләре өлгерткән кирпеч йортларында бүген хатыны Миннур белән гомер итәләр. Авыру ирен ул тәрбияләп, карап тора. Дөрес, читтә яшәүче балалар да әниләренә булышырга, әтиләрен карашырга дип атна саен кайтып йөриләр. Фәйруша белән Миннур алты бала - бер ул, биш кыз үстерделәр. Ярый әле алар бар: әтиләре белән төзегән йортка сукмакны "суытмыйлар".
Шәфигулла Шарапов
Кармыш авылының ветераннар советы рәисе.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Кармыш авылы