Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Кара Чишмәдән Фатыйма Әхмәдиевага 95 яшь тулды

Кара Чишмә авылында яшәүче Фатыйма әби Әхмәдиевага шушы көннәрдә 95 яшь тулды. Ире белән “годоклар” алар, Рәшит бабай да туган көнен көзгә үткәрәчәк. Күз генә тимәсен, әби белән бабай - икесе дә аякта.

Ыгы-зыгылы, рәхәт мәшәкатькә күмелде узган атнада Әхмәдиевларның Кара Чишмәдәге төп  йорты. Юбилейга балалар, оныклар, аларның балалары  - унбишләп кеше җыелган. Кадерле әниләрнең, әбиләренең туган көне бит!

Фатыйма -  күршедәге Керкәле авылы кызы. Заманында Рәшит аны, насыйп ярын, ат чанасына утыртып алып кайта. Шуннан соң 69 ел гомер үтеп киткән. Әлеге үрнәк, тәртипле гаиләдә үскән алты бала – хәзер инде үзләре әби, бабайлар.

Фатыйма,  ул буынга хас булганча,  яшьтән эшкә җигелгән. Колхозда хезмәт куйган.

Бүген Әхмәдиевлар авылда төп йортта икәү генә гомер итәләр. Рәшит бабай, күз тимәсен, өйлә намазларына мәчеткә йөри. Читтәге балалар гел кайтып торсалар да, картлар күбрәк авылда яшәүче кызлары Миңлегөл апа карамагында. Моның өчен аңа туганнары бик рәхмәтле. Сөйкемле оныклар исә әби-бабайларын укудагы уңышлары белән сөендерә. Алма агачыннан ерак төшми.

Туган көнгә әзерләнгән табын сый-нигъмәттән сыгылып торды. Тик өстәлдә нәкъ менә әни пешергән җәймә белән коймак кына юк. Нишләтәсең, яшь үзенеке итә: Фатыйма әби балаларының яраткан әлеге ризыкларын үзе пешерә алмады.  Олыгайган, күзләре дә начар күрә башлаган.

Фатыйма  Шәйхетдин кызын район башлыгы урынбасары Надежда Гомәрова юбилее белән тәбрикләп, аңа Россия Президенты Владимир Путинның котлавын, район җитәкчелеге бүләген, район башлыгы Рамил Айбатовның сәдакасын - акчалата бүләген тапшырды. Якташыбызга  район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рушания Әхмәдуллина, Түбән Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Рәдиф  Халиков та теләкләрен ирештерделәр.

Марат Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев